Буада сөйгәнен суеп үтергән ир-атны кулга алганнар
Дүшәмбе көнне Буадагы йортларның берсендә пычак җәрәхәтләре белән 42 яшьлек хатын-кыз мәетен тапканнар.
Җинаять кылуда шикләнелеп, әлеге хатын белән бергә яшәгән 37 яшьлек ир-ат кулга алынган. Аның хатынны шәхси дошманлыгы аркасында үтерүе ачыкланган.
«Үтерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Тикшерү кулга алынучыны сак астына алу рәвешендә чик кую чарасын сайлау турындагы үтенеч белән судка мөрәҗәгать итәчәк, дип яза «Татар-информ»