ru24.pro
Intertat.ru
Апрель
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25
26
27
28
29
30

Ирем беренче никахыннан туган улына ипотека алырга җыена, тик үз балаларыбыз да үсеп килә

0

Ирем Илгиз белән күп еллар бергә яшибез. Балаларыбыз Ландыш һәм Аяз үсеп килә. Балалар туганнан соң акчаны ирем эшли, ә мин өйдә утырам дип, карар иттек. Балаларны тәрбияләүгә бөтен җанымны бирдем. Өебездә рәхәт, тыныч булсын дип тырыштым.

Тик күптән түгел барысы да үзгәрде дә куйды. Ирем беренче никахыннан туган улы Илдарга ипотекага фатир алырга җыенуын әйтте.

Без Илгиз белән өйләнешкәч, Илдарның әнисе аларга безнең өйдә күрешергә рөхсәт итмәде, шуңа алар башка җирдә очраша иде. Дөресен генә әйткәндә, мин дә Илдар белән аралашырга атлыгып тормадым. Балаларыбыз да олы абыйлары белән күрешмәде диярлек.

Беркөнне кичке аш әзерләп йөргәндә, Илгиз урындыкка килеп утырды да сүз башлады.

Уйладым-уйладым да, Илдарга аякка басар өчен фатир кирәк. Мин аңа ипотека алырга уйладым, әнисе. Һичьюгы бәләкәй генә 1 бүлмәле фатир булса да алып бирәсем килә, – диде.

Мин баскан урынымда катып калдым, кулымдагы кашыгым төшеп китә язды, йөрәгем еш-еш тибә башлады. Уйларымны җыярга тырыштым.

Нәрсә сөйлисең? Ә безнең балалар? Ландыш белән Аяз да үсеп килә, аларга да киләчәктә үз почмаклары кирәк булачак бит! Аннан, без бит башта үзебезнең фатирда ремонт ясыйбыз дип акча җыйдык, – дидем, үземне кулда тотарга тырышып.

Илгиз миңа тыныч кына карады, әйтерсең без көн дә була торган гади генә әйбер турында сөйләшәбез.

Илдар да минем улым, мин аны ташлый алмыйм. Ул да, нәкъ безнең балалар кебек, үз почмагына мохтаҗ. Бу – аның киләчәге. Вакыты җиткәч, Ландыш белән Аяз да үзләренә тиешне алыр. Алар әле бәләкәй, – диде Илгиз.

Соң бу безнең акчалар бит, Илгиз! Без бит башта үзебез турында уйларга, аннан балалар белән торак мәсьәләсен хәл итәргә теләгән идек. Нигә нәкъ менә Илдарны аерасың соң әле? – дидем. Ачуымны тыеп тора алмадым.

Ирем иңен генә сикертте.

Мин сине һәм балаларыбызны яратам. Тик Илдар да минем улым, мин аңа булышырга тиеш, – диде.

Көнләшүдән һәм ачудан эчем яна башлады, тик басым ясамадым. Икенче көнне ирем эшкә киткәч, иң якын дус кызыма шалтыраттым да, зарландым.

Ул – аның улы. Дөресен генә әйткәндә, син гомер буе эшләмәдең, ул – Илгиз эшләп тапкан акчалар, – дип тынычландырырга тырышты дустым.

Тик аның сүзләре мине ныграк яралады гына. Минем хисләрем көнләшү генә түгел, ә балаларыбызның киләчәге, чит кеше кирәге өчен таркалырга мөмкин гаиләбез өчен борчылу, хафалану иде.

Икенче көнне Илгиз эштән кайткач, күңелемә җыелганның бөтенесен әйтеп салырга булдым.

Илгиз, Илдарның синең балаң икәнен аңлыйм, һәм син аның өчен җаваплылык тоясың. Әмма мин синең бу идеяңә нык каршы! Син нишләп безнең балалар турында уйламыйсың соң? Үзебезгә дип җыйган акчаны кешегә бирәсең?

Ирем миңа карап алды.

Әнисе, үзебезнең балалар урынына чит баланы сайлый, дип уйлама. Үз вакытында миңа әти ярдәм иткән кебек, минем дә Илдарга булышасым гына килә. Бу – минем сезгә булган яратуны бетерми, – диде ирем, арыган тавыш белән.

Мин аның бу сүзләренә ышана алмадым.

Безнең дә үз кирәгебез бар ләбаса! Балаларыбыз үсеп килә, ә син Илдарга ипотека алу турында уйлыйсың! Ничек шулай җиңел генә эшли аласың син? – дидем, ачудан калтыранган тавыш белән.

Ирем бернәрсә дә әйтмәде. Шушы сөйләшүдән соң өйдә тынлык урнашты. Икебез дә үзенекен уйлады, көенү, ачыну җанымны ашады. Бәлки, мин Илдарга бик кырыс карыймдыр дип тә уйладым, тик үз балаларымның киләчәге мине ныграк борчый шул.

Ә хәлләр көннән-көн ныграк киеренкеләнде. Ә иремнең телефоннан банк белән ипотека шартлары турында сөйләшкәнен ишеткәч, йөрәгем кысып куйды.

Беркөнне кичке аш ашаганда, ирем киләчәккә планнары белән уртаклашты.

Документлар әзер диярлек, озакламый, Илдарның үз фатиры булачак. Соңыннан без үзебезнең фатирга ремонт ясау турында уйлый алабыз, ә киләчәктә балаларга да берәр нәрсә алып булыр, – диде.

Бу сүзләр мине тынычландырмады.

Әгәр алга таба болай булса, белмим, мин үз балаларым шулай икенче планга күчкән гаиләдә яши алырмын микән соң? – дидем, күз яшьләре аша.

Илгиз дәшми генә башын түбән иде, мин бүлмәгә чыгып киттем. Ирем безнең гаилә беренче урында булырга тиешлеген аңламый, бу минем үзәгемне өзде. Мин үземне үз өемдә чит-ят кеше итеп тойдым. Чөнки чит кешегә уңайлы, рәхәт булсын өчен, безнең хыяллар һәм теләкләр икенче урынга күчте.