ru24.pro
Intertat.ru
Апрель
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26
27
28
29
30

«Ир кеше хыянәт итү норммы?»: Дилә Нигъмәтуллина әтисе белән «норм/стрем» төшергән

0

Дилә Нигъмәтуллинаның әтисе Җәүдәт абый социаль челтәрләрдә баручы «норм/стрем» трендында катнашты. Җырчы әтисенә ир белән хатынга кагылышлы сораулар бирде.

Син консерватив кеше инде, әмма тормышта бик күпне күргән. Хатын-кыз белән ир-ат мөнәсәбәтләре турында сораулар була. Хатын-кыз ирдән күбрәк акча эшләсә ни диярсең?

– Стрем.

Күп кеше, ирләр хатын-кызларны яраталар инде, ди. Ирләрнең хыянәт итүен «нормаль күренеш» дип тә саныйлар. Синең фикерең?

– Стрем.

Әгәр хатын-кыз ир кешегә карата көчлерәк булса, хатын тормышны алып барса?

– Стрем.

Тормышта төрле хәлләр була инде. Ир белән хатын аерышлышса?

– Булырга мөмкин. Норм.

Хатын-кыз белән ир кеше мәхәббәтен күрсәтергә тиешме? Мисал өчен, урамда кочаклашу, үбешү...

– Мөнәсәбәтләрне алай күрсәтү яклы түгелмен, яратып бетермим андый нәрсәне.