ru24.pro
Intertat.ru
Апрель
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24
25
26
27
28
29
30

«Синең Тукаең нәрсәгә соң аңа?!» - Тукай премиясенең дәрәҗәсен ничек күтәрергә

0

Очрашуны «Интертат» журналисты Гөлназ Әхтәмҗанова алып барды. Эксперт буларак чакырылган спикерлар: Татарстанның халык артисты Зәйнәп Фәрхетдинова, Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты җитәкчесе, композитор Эльмира Галимова, ТР Мәдәният министрлыгының массакүләм мәгълүмат чаралары һәм иҗтимагый оешмалар белән арадашлык бүлеге мөдире Айрат Фәйзрахманов, Татарстанның халык шагыйре Зиннур Мансуров, журналистлар Рузилә Мөхәммәтова һәм Мөршидә Кыямова.

Ни өчен Тукай премиясенең дәрәҗәсе турында сүз кузгатырга булдык соң? Чөнки ел саен бер хәл кабатлана: Тукай премиясенә кандидатлар игълан ителү белән, бу тема буенча тәнкыйть күп була - кандидатларның исемлегеннән башлап, аларның яшенә кадәр. Бу – беренчедән. Икенчедән, татар җәмәгатьчелегеннән битарафлык сизелә. Күпчелек татар кешеләре бу мәртәбәле премия турында хәтта белми, дигән фикер кала. Гәрчә ул татар халкының төп премиясе саналса да.

Матбугат очрашуында спикерларга бирелгән беренче сорау: «Бу премия киң танылу алсын өчен нәрсә эшләргә кирәк?»

Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

Эльмира Галимова Тукай премиясе турында бөтен татар халкы белә, дигән фикер әйтте. «Читтә яшәүче татарларыбыз да, гомумән, киң даирәгә таралган җәмәгатьчелек тә бу премия турында белми дип әйтмәс идем. Әлеге премия хакында бөтен татар халкы горурланып сөйли», — диде Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты җитәкчесе.

Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты җитәкчесе Эльмира Галимова

Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

Моңа җавап итеп, залда видеоязма күрсәтелде. Анда «Интертат» журналисты гади халыктан «Тукай премиясе турында беләсезме? Кандидатлар белән танышмы?» дип сорый. Халык, бу премия турында беренче тапкыр ишетеп, «мин мәчеткә йөрмим», «минем алар белән йөрергә вакытым юк, иртәгә больницага ятам» кебек һәм темага туры килмәгән башка җаваплар бирә.

«Интертат» журналисты Айнур Җамалетдинов сораштыру үткәрә

Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

Дөресен әйтик, бу видеоны редакциядә беренче тапкыр караганнан соң, без шок хәлендә калган идек. Татар матбугат чарасы вәкилләре буларак, бик борчылдык, чөнки татар милләтеннән булган, татарча сөйләшүче кешеләр дә бу премия турында белми булып чыкты. Мәсьәләне уртага салып сөйләшергә кирәк, дигән карар да шушы видеоязмадан соң барлыкка килде.

Бүген без әлеге видеоязманы матбугат очрашуына килгән спикерларга күрсәттек. Бу, әлбәттә, төрле бәхәсләр уятты — аеруча Тукай премиясе лауреаты Зиннур Мансуровның борчылуы сизелде. Ул иң элек бүгенге очрашуга килгән кешеләрне гаепләде, аннары үзен гаепләде, ә иң гаепле кешеләр журналистлар булып чыкты. «Безнең милли журналистика хәзер кызык-мызыкка авышып бетте инде. Ә кандидатларның иң югары бүләккә тәкъдим ителгән әсәрләре турында җитди рәвештә сөйләшергә кирәк. Халыкның зәвыгын бозып бетердек. Җитди әйберләр белән шөгыльләнергә кирәк әзрәк кенә», — дип сүкте ул каләм әһелләрен.

Тукай премиясе лауреаты Зиннур Мансуров

Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

«Интертат» журналисты Рузилә Мөхәммәтова моңа кискен каршы чыкты. Журналист ул PR-белгеч түгел, диде ул. Тукай премиясе кандидатлары үз-үзләрен танытырга тиеш, дип белдерде. «Алар турында бернәрсә дә белмибез. Мин хәзер аларны өр-яңадан ачып утырырга тиеш мени сезнең өчен? Ә ни өчен ул үзе эшләми?» — дип каршылык белдерде ул.

Зиннур Мансуров янәдән үз фикерен әйтте: «Монда белгечләрне тартырга кирәк. Алар азайды хәзер, әмма аларны табарга була. Журналист ул белгеч түгел».

«Аптыраганнан», - диде Рузилә Мөхәммәтова.

Айрат Фәйзрахманов танылган әсәрләрнең авторларын комиссия үзе дә белеп бетерми, диде. Мисал итеп ул быелгы кандидат, рәссам Рөстәм Шәмсутов иҗатын алды. «Без аны белеп бетермибез. Кем ул? Күпчелекнең шундый сорау туды. Әмма мәчеткә керсәң, бу аның эшчәнлеге. Андый мисаллар әле бик күп», - диде ул. Моның сәбәбе итеп ул иҗат әһелләренең үз-үзләрен таныту компетенциясе җитмәүдә күрә.

«Интертат» журналисты Рузилә Мөхәммәтова

Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

Журналист Мөршидә Кыямова күрсәтелгән видеоязманы төшерүчеләр аны дөрес урында төшермәгән, дип белдерде (язма Казанның Мәскәү базары тирәсендә төшерелде). Аның фикеренчә, элитар әйберне базарда сорап йөрмиләр. Ул әлеге сораштыруны үткәргән журналистка шелтә белдерде. «Базарда үз көнен күрүче гади апага синең Тукаең нәрсәгә соң әле ул?! Анда әллә кемнәр артыннан базар буенда куып йөрергә кирәкми», — дип төрттерде Мөршидә Кыямова.

Журналист Гөлназ Әхтәмҗанова, алай тәкәбберләнергә кирәкмәгәнлеккә ишарәләп, «Алар да татар халкы бит», –дип аңлатырга тырышты, әмма аның сүзе игътибарсыз калды.

«Гаилә һәм Мәктәп» журналисты Мөршидә Кыямова

Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

Айрат Фәйзрахманов урталыкны сайлады. Ул әлеге проблеманың чыннан да булуы белән килеште. «Әлбәттә, сораштыруга килгәндә, базарда бер хәл, университет янында икенче хәл булыр иде, министрлыклар янындагы кешеләрнең өченче фикере булыр иде. Районнарда, авылларда башкача сораштыру булыр иде. Авылларда, миңа калса, кеше яхшырак белергә мөмкин. Үзләренең районнарында туган лауреатларны кешеләр беләме юкмы – бу да риторик сораулар. Аларның исемнәре белән урамнар аталганмы? Аларның мемориаль такталары бармы? Музейларда бу мәгълүмат бармы? Әле, миңа калса, монда эшләнәсе эшләр бар. Әмма чынлап та, киң катлам кешегә җиткерү проблемасы бар һәм булачак. Журналистлар язмый дип әйтеп булмый. Ә менә кеше нәкъ менә бу битне ачамы, укыймы — анысы инде икенче сорау», — диде Татарстан мәдәният министрлыгының ММЧ һәм иҗтимагый оешмалар белән аралашу бүлеге мөдире.

Татарстан мәдәният министрлыгының ММЧ һәм иҗтимагый оешмалар белән аралашу бүлеге мөдире Айрат Фәйзрахманов

Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

Чираттагы сорау – Тукай премиясе кандидатларының яше турында булды. Ел саен «Нигә премия яшьләргә бирелми» дигән тәнкыйтьтән чыккан сорау иде ул.

Татарстанның халык артисты Зәйнәп Фәрхетдинова Тукай премиясен яшьләргә бирү яклы булуын белдерде. «Аларны күрә белеп, җәлеп итеп, бәлки, шундый энергия белән эшләгән яшьләребезгә тапшыру да бик яхшы булыр иде», — диде җырчы.

Татарстанның халык артисты Зәйнәп Фәрхетдинова

Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

Мөршидә Кыямова исә яшьләр кызыкмавын акча мәсәләсендә күрә. «Яшьләр кызыкмый диләр. Мин дә кызыкмас идем. Нәрсә соң ул 1 миллион сум акча хәзерге көндә (Тукай премиясенең күләме – ред.). Кимендә 5 миллион ясарга кирәк аны», - диде ул.

«Соңгы елларны әлеге премиянең артистларга, җырчыларга бирелгәне юк. Ни өчен шулай икән ул? Зәйнәп апа, сез ничек уйлыйсыз», - дип сорады Гөлназ Әхтәмҗәнова. Зәйнәп Фәрхетдинова бу сораудан соң бераз югалып калган төсле булды. «Димәк, юктыр бирерлеге. Нәрсә әйтим инде» дип, әйтергә җитешмәде, аны бүлдереп, Рузилә Мөхәммәтова: «Гафу итегез. Бик хөрмәтле Илһам Шакиров премиясе бар алар өчен», дип җавап кайтарды.

Залдан да сораулар яңгырады. Журналист һәм шагыйрь Ильяс Хаҗиев, Зиннур Мансуровның элегрәк әйткән сүзләрен дә искә төшереп булса кирәк, аңа дуэль игълан иткән төсле: «Сез яшьләрне гаепләргә яратасыз, имеш, мәхәббәт турында гына язалар. Бүген исә гаепне журналистларда таптыгыз. Ә сез Язучылар берлеген тәкъдим итүче кеше буларак, үз гаебегезне дә таный аласызмы?» — дип сорау бирде.

Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

Бу сорауны ишеткәч, Зиннур Мансуров шунда ук, тавышын күтәреп: «Әйтерсең лә, татар галәмендә Язучылар берлегеннән башка бернинди проблема юк! Язучылар берлеге, Язучылар берлеге... Бөтен нәрсәдә Язучылар берлеге гаепле. Әйтерсең, аның бюджетында миллиардлар әйләнә», — дип әрнеде ул.

Мөршидә Кыямова Тукай премиясенә тәкъдим ителгән кандидатларга карата да шелтә белдерде. Журналистларның кандидатлар турында иртәрәк язасы килгән саен, алар үзләре үк каршы төшәләр: «Онытып бетерәләр, үскәнем, тукта, бер-ике атна кала гына эшлибез», дип әйтүләрен кисәтте. Аның фикеренчә, кандидатлар белән халыкны таныштыру ике ай кала гына эшләнергә тиеш түгел, ә ел дәвамында башкарыла торган эш.

Айрат Фәйзрахманов, аңа өстәп: «Киләсе ел Тукайның 140 еллыгы, кандидатлар турында инде май аенда сөйләргә башларга кирәктер дип уйлыйм. Һәм нигезләмә кысаларында бу мөмкинлек бар. Җәмәгатьчелек арасындагы бу дискуссия ел дәвамында алып барылырга тиеш дигән пункт бар. Бу яхшы мөмкинлек. Җәй көннәре үк бу дискуссияне башларга кирәк. Бу комиссияга кергән кешеләргә дә тәэсир итәчәк, дәүләт кешеләренә тәэсир итәчәк. Матбугат чараларында баручы мониторинг комиссиягә кергән кешеләргә җиткерелә. Сезнең тәэсирегез бар», – диде ул журналистларга.

Матбугат конференциясенә бирелгән вакыт нибары 50 минут булганлыктан, тема тулысынча ачылмыйча калды. Шуңа дискуссияне ачык дип белдерәбез. Кызыксыну уяткан сорауларга җаваплар алдагы очрашуларда үз урынын табар, дигән өметтә калабыз. «Интертат» бу теманы дәвам итәчәк.