19 баланы тәрбиягә алып үстергән Газиевлар гаиләсе зур сөенеч белән уртаклашты
«Интертат»та 19 баланы тәрбиягә алып үстергән Газиевлар гаиләсе турында язма чыккан иде. Язмабызның геройлары белән хәзер дә элемтәдә торабыз. Вәсилә апа белән Айдар абый бу юлы безгә куанычлы хәбәр белән чыктылар. Алар ипотекага зур йорт сатып алганнар.
- 19 баланы тәрбиягә алып үстергән Вәсилә апа: «Бер баламны да сайлап алмадым»
Вәсилә һәм Айдар Газиевлар моңа кадәр яшәү һәм балаларны тәрбияләү өчен уңайлыклар булмаган кечкенә Никольское авылында гомер итте. Аларга кибеткә дә район үзәгенә йөрергә туры килде, балалары да күрше авыл мәктәбенә йөреп белем алдылар. Шуның өстенә, гаилә инде күп еллар Вәсилә апаның әти-әниләреннән калган иске генә йортта яшәде. Ниһаять, тәвәккәлләп, Газиевлар Бүздәк районы Таллыкүл авылында зур йорт алып куйганнар.
Фото: © Вәсилә Газиева фотосы
«Элекке йортыбыз 128 кв.метрлы иде. Ә яңасы 256 кв. метр. Бик зур, яхшы хәлдәге йорт. Кайбер ялларда гаиләбез 30 кешегә җыела. Хәзер барыбыз да рәхәтләнеп сыячакбыз», – дип шатлыгы белән уртаклашты Вәсилә апа.
Йорт хуҗабикәсенең бер үтенече дә бар. «Йорт нык, матур булса да, икенче каты әле ясалып бетмәгән. Анда линолеум җәясе, түшәмен ясыйсы һәм мунчасын төзеп бетерәсебез була. Моңа кадәр беркемгә дә мөрәҗәгать белән чыкканыбыз булмады. Бәлки, безнең зур гаиләбезгә аз гына булса да финанс ярдәме күрсәтергә теләүче игелекле иганәчеләр табылыр иде», – диде Вәсилә апа.
Вәсилә апа һәм Айдар абый Газиевлар – 19 чит балага әти-әни булган кешеләр. Төрле-төрле фамилияле, тамырларында төрле кан аккан балаларны бер түбә астына туплап, белем-тәрбия, гаилә җылысы биреп, гөрләшеп яшәп яткан көннәре. Газиевлар абзар тутырып мал-туар асрый, бәрәңге утырта, яшелчә-җиләк-җимешләрне дә үз тырышлыклары белән үстерәләр.
Әлеге күркәм гаиләгә ярдәм күрсәтергә теләүчеләр өчен телефон номеры:
8-927-947-51-18 (Сбербанк, Василя Газиева)