ru24.pro
Intertat.ru
Апрель
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Әлмәт районында юлда фаҗига: ирле-хатынлы парның гомере өзелгән

0

Бүген Әлмәт – Мөслим автоюлының 10 нчы чакрымында кеше үлеменә китергән юл-транспорт һәлакәте булган. Бу хакта Татарстан Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә, дип яза «Татар-информ».

«Лада Калина»ның 77 яшьлек йөртүчесе кирегә борылырга теләгән. Ул юллар кисешкән урында да булмаган. Борылганда «Sitrak» йөк автомобиле белән бәрелешкән.

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә җиңел машинаның йөртүчесе һәм аның 77 яшьлек хатыны урында ук үлгән.