ru24.pro
Intertat.ru
Апрель
2025
1 2 3 4 5 6 7 8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Мошенниклар халыкны QR-кодлар ярдәмендә алдый башлаган

0

Мошенниклар Россия халкын алдау өчен кабаттан QR-кодларны куллана башлаган. «Известия» газетасы мәгълүматлары буенча, аларны сканерлаганда сылтама ялган йорт чатларына, ялган дәүләт ресурсларына яки коммуналь ихтыяҗларга һәм штрафларга акча күчерү өчен ясалган ялган битләргә алып керә.

QR-кодлар ахыргы URLны яшерә, бу мошенникларга аларны һөҗүм өчен куллануны җиңеләйтә. Игъланнардагы кодлар Telegram аша авторизация таләп итә торган ялган сайтка алып бара, шуннан соң корбан аккаунтка керү мөмкинлеген югалта.

Мошенниклар подъездларга фишинг листовкаларын ябыштыру өчен курьерларны, еш кына чит ил кешеләрен, яллый. Ә бу законсыз гамәл, диелә.