ru24.pro
Intertat.ru
Апрель
2025
1 2 3 4 5 6 7 8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Шашлыклар сезоны әле ачылмады, ә беренче корбаннар инде бар

0

Россиядә шашлыклар сезоны әле ачылмады, ә беренче корбаннар инде бар

SHOT телеграм-каналы мәгълүматлары буенча, Петербургта өч дус Всеволожск районындагы «Танковый» карьерына ит кыздырырга баралар. Анда аларның икесе сулыктагы бозның никадәр калын булуын тикшерергә була һәм боз астына китә. Аларның берсенең гәүдәсен — 22 яшьлек Иванны – берничә сәгатьтән табалар. Аннан коткаручылар 22 яшьлек Никитаны эзли. Билгеле булганча, егет халыкара агентлыкта модель булып эшләгән.

Тагын бер вакыйга Таганрогта булган, анда 49 яшьлек ир-ат балконда шашлык кыздырган күршеләре аркасында һәлак булган. Нәтиҗәдә күпкатлы йортта янгын чыккан. Ир-ат төтен белән тончыгып үлгән.