29 мартка һава торышы һәм ай календаре
29 мартта Татарстанда алмашынучан-болытлы, явым-төшемнәрсез һава торышы була. Көнчыгыштан, көньяк-көнчыгыштан 5-10 метр тизлектә җил. Төнлә һава температурасы -1..-6˚, көндез +9..+14˚ градус.
Яңа ай.
Бу вакытта бер нәрсә дә утыртырга, күчереп утыртырга, кисәргә ярамый.. Бүлмәдә үсә торган үсемлекләргә, рассада су сипми тору хәерлерәк.