«Бәясе нык арттырылган әйбергә ташлама ясап, «садака булсын» дию – матур түгел»
Иң зур савап алу өчен, сәдаканы кемнәргә бирергә кирәк?
Нинди генә изгелек эшләсәк тә, без Аллаһы Тәгаләдән ул изгелек өчен савап өмет итәбез. Гамәл һәм гыйбадәт кылганда да, Раббыбыз күбрәк әҗерен бирсен, хаталарсыз, кимчелекләрсез булсын, дип тырышабыз. Сәдака мәсьәләсенә килгәндә, иң зур савапларга ирешү өчен, аны фәкыйрь, мескен кешеләргә бирергә кирәк. Мосафирларга, ягъни сәфәрдә булучыларга, сәдака бирү – шулай ук әҗер-саваплы гамәл, ул безнең өстә бурыч кебек тора.
Туганыңа сәдака бирергә ярыймы?
Сәдака бирергә кеше эзләгәндә, иң беренче чиратта туганнар, якыннар арасыннан эзләсәк, бу – хәерлерәк. Якыннарыбыз садакага мохтаҗ була торып, чит кешегә бирсәк, бу – дөрес булмас. Әмма пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.): «Әти-әни, әби-бабай, ул-кызларыбызны, оныкларыбызны без карарга, ашатырга тиешбез», – ди. Ягъни, шушы кешеләрдән кала, башкаларга без садака бирә алабыз.
Әти-әни, әби-бабай, улыбыз, кызыбыз, оныкларыбызны без үзебез тәрбияләргә тиеш. Без аларга «садака булсын» дип түгел, ә аларның тормышларында, яшәешләрендә ярдәм кулы сузып яшәргә тиешле. Әти-әни, әби-бабай ач утырып, без ризыкланып, мал-мөлкәттә яшибез икән, бу – дөрес түгел, без моның гөнаһысын алачакбыз. Ә инде абый-апа һәм башка туганнарга килгәндә, без аларга барлык төр садакаларны да бирә алабыз.
«Мәрҗани» мәчете имам-хатыйбы Ансар хәзрәт Мифтахов
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
Сәдака биргәндә мохтаҗ булган кешеләрнең мөселман булуы мәҗбүриме, әллә башка дин вәкилләренә дә бирергә ярыймы?
Пәйгамбәребез Мөхәммәд саләллаһу галәйһи вә ссәлләм, мохтаҗ булган кешенең диненә, теленә, милләтенә, тән төсенә карамыйча, бөтен кешегә дә үз ярдәмен күрсәткән. Шулай ук, Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтенә ирешү нияте белән, садаканы башка диндәге мохтаҗ кешеләргә дә тапшырган.
«Яшерен рәвештә бирелгән сәдаканың әҗере күбрәк»
Сәдаканың минималь суммасы бармы?
Татар халык мәкалендә: «Инә дә бүләк, дөя дә бүләк», – дип әйтелә. Шуңа күрә кеше үзенең хәленнән чыгып хәер-садаканы бирергә тиешле. Кем өчендер кечкенә генә сумма да күп, ә кем өчендер зур суммалар да аз булырга мөмкин. Шуңа күрә сәдака биргәндә кеше үз хәленнән, мөмкинлегеннән чыгып тапшыра.
Сәдаканы акча белән генә бирәләрме?
Сәдака фәкать акчалата гына бирелә, дип уйларга кирәкми. Халыкта «сәдака» турында сүз чыкса, без аны акча мәсьәләсенә генә кайтарып калдырабыз. Ләкин ул ризык та, кирәк-ярак та, кием-салым да, хезмәт тә була ала, алар барысы да сәдакадан китә. Сәдака кылырга теләгән бәндә, сәдаканы нинди генә әйбер белән кылса да, ул садака булып санала. Хәтта Пәйгамбәребез Мөхәммәд саләллаһу галәйһи вә ссәлләм бер хәдисендә: «Әгәр дә урам буенча барганда, комачаулап ята торган таш яки пыяла кисәген башка җиргә алып атсагыз, бу да – сәдака, шуның белән сәдаканың әҗеренә, савабына ирешерсез», – ди. Мөмкинлегебез булмаган очракта, шушындый гамәлләрне кылып булса да, Аллаһы Тәгаләнең әҗер-савапларына вәгъдә кылырга мөмкинлек була.
Шулай ук пәйгамбәребез: «Мескеннәргә һәм тол хатыннарга ярдәм итүчегә Аллаһы Тәгалә үз юлында тырышлык күрсәткән, төне буе намазда утырып, ел буена ураза тоткан кешенең савабын бирер», – дигән.
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев
Сату белән шөгыльләнүче товарын ташлама белән сатканнан соң, «сәдака булып барсын» дип әйтә аламы? Бу – дөресме?
Без инде беләбез, һәрбер игелекле гамәл – ул сәдака. Елмаеп сәлам бирүче кеше дә сәдаканың әҗер-савабына ирешә, ди пәйгамбәребез. Әгәр дә сатыла торган әйбернең бәясе бик җайлы гына куелган, артык күтәрелмәгән икән, һәм үз бәясеннән төшереп, әби-бабайларга «садакам булсын» дип әйтү, чыннан да, садакадан санала. Ләкин әйбернең бәясе башка җирләрдәге бәядән дә югары булырга тиеш түгел. Бәя артык югары булганда, «сәдака булсын» дип әйтү – күз буяу өчен генә дә булырга мөмкин. Мәсәлән, 500 сум тора торган киемне 2 меңгә тәкъдим итеп, 300 сум ташлама ясап, «садака булып барсын» дию матур түгел.
Үзеңнең сәдака бирүеңне сөйләргә ярыймы?
Адәм баласы, сәдака мәсьәләсендә генә түгел, гомумән, берәр изгелек эшләсә, аны сөйләп йөрмәсә хәерлерәк. Чөнки яшерен эшләнгән гамәл, яшерен рәвештә бирелгән сәдаканың әҗере күбрәк. Татар халык мәкале: «Яхшылык эшлә дә суга сал, халык күрмәсә балык күрер», – ди. Ягъни изгелек эшлә дә – оныт, Аллаһы Тәгалә күрүче, ул күрәчәк, дигәнне аңлата.
Күрсәтеп эшлибез икән, андый гамәл риядан китәргә дә мөмкин, ягъни, «кеше күрсен» дип эшләнгән гамәл булырга мөмкин.
«Садака – ул ирекле рәвештә башкарыла торган гамәл»
Сәдака биргән кеше зәкят түләргә мәҗбүрме?
Зәкят – өстебезгә йөкләтелгән 5 фарыз гамәлнең берсе. Бу елны Татарстан җөмһүрияте мөселманнарының Диния нәзарәте тарафыннан нисаб күләме 720 мең сум куелды, ягъни шушы күләмдәге акчасы булган кеше, әлеге акчаның 40тан бер өлешен (2,5%) зәкят малы итеп тапшырырга тиеш. Бу – фарыз гамәл, намаз уку, рамазан аенда ураза тоту, иман кәлимәсен әйтү, хаҗ кылу кебек, өстебездә булган биш багананың берсе.
Күпчелек кеше зәкятне рамазан аенда бирергә тырыша, чөнки бу айда аның әҗер-савабы күп: башка айларда Аллаһы Тәгалә 1 изге гамәл өчен 10 савап насыйп итсә, рамазан аенда 1 гамәл, гыйбадәт өчен 700 һәм аннан да күбрәк саваплар насыйп итә.
Садака – ул ирекле рәвештә башкарыла торган изге гамәл. Кешенең мөмкинлеге бар икән, теләге булган очракта, ул ятимнәргә, мохтаҗларга үзенең өлешен, ярдәмен, сәдакасын күрсәтә ала.
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров
Сәдака бирүче садаканың мохтаҗларга барып ирешүен тикшерергә тиешме, әллә сәдака биргән – савабын алган, җаваплылык оешма өстендә, дип караламы?
Садака бирүче сәдаканы, мөмкинлеге булганда, үзе илтеп тапшырса хәерле. Ә хәйрия фондлары аша бирәбез икән, димәк, без хәйрия фондына ышанып тапшырабыз. Һәм ярдәм тиешле кешеләргә барып җиттеме икән дип тикшермәсәк тә була, аларның артыннан тикшереп, карап йөрү – кирәкмәс эш. Аллаһы Тәгалә яшерен эшләнгән эшнең хәерен дә, савабын да насыйп кылачак.
Хәзер шундый күп хәйрия фондлары бар. Ничек сайларга?
Җөмһүриятебездә дә, Россия күләмендә дә төрле яктан ярдәм итә торган хәйрия фондлары бар. Татарстан Республикасы Диния нәзарәтендә «Зәкят» хәйрия фонды эшли. Шунда мөрәҗәгать итәргә була. Ул фонд ризык белән дә, акчалата да халыкка, фәкыйрь-мескеннәргә, мохтаҗларга ярдәм итеп тора. Теләк булганда, ярдәмне алар аша күрсәтергә була.
Рәхмәт Сезгә!