27 мартка һава торышы һәм ай календаре
27 мартта Татарстанда аязучан-болытлы, явым-төшемнәрсез һава торышы була. Көньяктан, көньяк-көнчыгыштан 6-11 метр тизлектә, урыны белән 14 метр тизлектә көчле җил. Төнлә һава температурасы +3..-2˚, көндез +8..+13˚ градус.
Кимүче ай, ай Балык йолдызлыгында.
Агач-куакларның ботакларын кисәргә ярамый. Рассада су, органик ашламалар сибәргә була. Рассаданы зур савытларга аерып утырту өчен уңай вакыт.