Казанда автомобильләр чүплегендә чыккан янгын урынында кеше мәете табылган
Казанда Әмирхан проспектындагы ташландык автомобильләр чүплегендә янгын чыккан. Ут металлоломга куллану өчен билгеләнгән 3 йөк машинасына һәм 20 җиңел машинага зыян китергән. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе хәбәр итә.
Янгын урынын тикшерү вакытында полицейскийлар янган «Газель» эчендә 1 кешенең мәетен тапкан. Бу вакыйгада криминал эзләре булырга мөмкин, диелә.
Янгын сүндерү расчетлары 100 квадрат метр мәйдандагы ялкынны сүндергән. Беренчел мәгълүматлар буенча, янгын чыгуның сәбәбе - ут төртү.