Банк кертемнәренең ставкалары тагын үсәчәкме һәм кредит ставкалары төшәчәкме?
30 процентка якынлашкан кертемнәр буенча ставкаларны россиялеләр башка күрмәячәк, алар үсмәячәк. Бу хакта "Лента.ру»га РЭУның дөнья финанс базарлары һәм финтех кафедрасы доценты Олег Скапенкер белдергән.
Кредитлар буенча ставкаларга килгәндә, алар кимиячәк, ләкин бик тиз түгел һәм төп ставкага караганда күпкә акрынрак. Шуңа күрә банкка ссуда сорап мөрәҗәгать иткәнче яхшы уйларга кирәк, дип киңәш итә белгеч.. Скапенкер фикеренчә, әгәр кредит алуны бер ел көтәргә мөмкинлек бар икән, көтү яхшырак.