ru24.pro
Intertat.ru
Март
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Газ янганда ялкыны сары төстә булса нишләргә?

0

Сары төс белән яна торган ялкын газ җиһазыларның төзек булмавы турында сөйли, дип яза «РИА Новости», Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәтенә сылтама белән.

Ведомствода белдерүләренчә, газ сары төскә кергән очракта, белгеч чакыртырга кирәк. «Ялкынның сары төсе газ җиһазларының төзек булмавын күрсәтә: плитәне сүндерергә һәм 104 номеры буенча газ хезмәтенә шалтыратырга кирәк», – дип билгеләделәр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында.

Ведомство вәкиле, газ җиһазларын ремонтлауны профессионалларга гына ышанып тапшырырга кирәк, дип өстәде.

5 мартка каршы төндә Краснодар краеның Белореченск шәһәренең торак йортларының берсендә көчле шартлау яңгырады. Бу – газ чыгып тору аркасында булды. 3 кеше зыян күргән, бина өлешчә җимерелгән. Булган хәлдән соң, шәһәрдә гадәттән тыш хәл режимы керттеләр. Җинаять эше кузгатылды.