ru24.pro
Intertat.ru
Март
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

«Бөтенләй оятын югалтты бит инде» – Федераль эзләүдәге Илүсә Фәләхова интим темага сөйли

0

Дубайга күченеп киткән һәм туристларга арзанлы турлар сату вакыйгасыннан соң федераль эзләүгә бирелгән Илүсә Фәләхова-Миңнегалиева тагын хейтерлары тарафыннан кискен тәнкыйтькә юлыккан. Бу юлы дин юлында булган блогерны, 200 меңгә якын аудиториясе каршысына чыгып, интим темаларга сөйләшүе өчен тәнкыйтьлиләр.

Илүсә язылучыларына үзенең борчуын сөйли – блогерның күреме тоткарланган икән, һәм ул, балага узмадыммы икән дип шикләнеп, тест ясый. «Минем беркайчан да тоткарлык булганы юк иде. Бер тапкыр гына булды мондый хәл. Һәм аның нәтиҗәсе – улыбыз Алим», – ди блогер.

Ул тест та ясаган – бер генә сызык.

Илүсәнең яшерен булырга тиешле темаларга сөйләшүе «подписчиклары»ның ачуын чыгарган. Алар блогерны оятын югалтуда гаеплиләр.

«Минем дә тоткарланды әле күремем. Миңа да видео төшерми булмас»;

«Сез бит мөселман хатын-кызы. Бу хакта бөтен дөньяга чыгып кычкырмасаң ярамыймы?»;

«Башка сөйләр нәрсәң калмадымыни инде? Ураза аенда бераз тыйнаграк булыгыз инде. Кайдан һәм кайчан күрдегез мөселман хатын-кызларының бот арасы хәлләрен бөтен Җир шарына чыгып сөйләгәннәрен? Оят булырга тиеш»;

«И Аллам, оят түгелме икән бу балага. Әти-әнисе дә карый бит»;

«Оятсыз һәм әрсез хатын. Бөтенләй оятын югалтты бит инде», – дип яза халык комментарийларны.

Ирле-хатынлы Миңңнегалиевлар интим тормышларының нечкәлекләрен сөйләячәкләрен, әмма язылучыларына моның өчен түләргә кирәк булачагын әйтеп тә шаккатырганнар иде инде.

  • Дубайга турлар саткан блогерлар хәзер җенси тормышлары турында сөйләп баемакчы