ru24.pro
Intertat.ru
Март
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

«Чаллы ТВ»ның элеккеге операторы Алмаз Хаҗиев махсус операциядә һәлак булган

0

«Чаллы ТВ»ның элеккеге операторы Алмаз Хаҗиев махсус хәрби операциядә һәлак булган. Бүгенге көнгә кадәр ул хәбәрсез югалган булып саналды. Бу хакта «Шәһри Чаллы» «Чаллы ТВ» телерадиокомпаниясенә сылтама белән хәбәр итә.

1993 елдан «Чаллы ТВ» телерадиокомпаниясендә оператор булып эшләгән, соңыннан КФУда журналистика факультетында укыткан. Ул 2023 елның июлендә үз теләге белән махсус хәрби операциягә киткән. Августтан элемтәгә чыкмый башлаган. Бүгенге көнгә кадәр хәбәрсез югалган булып саналды. 7 мартта аны һәлак булган хәрбиләр арасыннан тапканнар.

«Ул ил өчен гомерен бирде. Без, балалары тыныч илдә яшәсен өчен тырышты. Чын ир-атларга хас батырлык күрсәтте. Хөрмәткә лаек. Кызганычка, нәтиҗәсе шундый аяныч», – дип сөйләгән сеңлесе Гөлназ Хаҗиева.

«Ул үз эшендә профессионал иде. Якты, истә калырлык кадрлар ясый белде. Телевизор караучыларга бик ошый иде. Аның катнашында ясалган тапшырулар һәрвакытта да яхшы килеп чыга иде. Без телекомпаниядә аны чын профессионал буларак хәтерлибез», – дип билгеләп үтте «Чаллы ТВ» җитәкчесе Ренат Гыйззәтуллин.

Алмаз Хаҗиев белән Арча районында хушлашканнар.