ru24.pro
Intertat.ru
Март
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Гайсә Маликов сөйгәнен күрсәтте

0

Җырчы, музыкант, Татарстанның атказанган артисты Гүзәл Маликова һәм Татарстанның халык артисты Рөстәм Маликовларның улы Гайсә Маликовның йөргән кызына тәкъдим ясавы турында хәбәр иткән идек. Музыкант сөйгәне турында мәгълүмат бирми, әмма социаль челтәрләрдә аның матур фотоларын күрсәтте. Яраткан кешесе белән төшкән фотоларын Гайсә мәхәббәт турындагы җырлар белән бизәгән.

Гайсәнең сторисларында шагыйрь, алып баручы Ренат Галиәскәр белән сөйләшкән күңелле видео да бар. 2019 елда Ренат Гайсәдән: «Син кайчан өйләнәсең?» – дип сораган булган. Гайсә аңа: «Синнән соң», – дип җавап бирә.

«Ялганламагансың», – дип нәтиҗә ясаган, берничә ай элек кенә башлы-күзле булган Ренат.

Гайсә Маликов – кечкенәдән сәхнәдә үскән бала. Күп төрле уен коралларында уйный. Хәзерге вакытта төрле артистлар белән хезмәттәшлек итә, чаралар да алып бара.

Соңгы вакытта гына Гайсә турында бик үк күңелле булмаган хәбәрләр ишетелеп алды. Аның әтисе Рөстәм Маликовтан фатир даулавы турында язган идек.