ru24.pro
Intertat.ru
Март
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Фирдүс Тямаевка «селкенә» торган бүләк биргәннәр, алгач, кул юарга да туры килгән

0

Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаевка Башкортстандагы концертлары вакытында тере бүләк алып килгәннәр.

«Бу бүләкне тапшыру өчен, без сезне ел буе көттек. Анда сюрприз», – ди җырчының тамашачысы, сәхнә уртасына кызыл тасма белән бәйләнгән тартма чыгарып куеп. Тямаев тартманы башта тотып, колакларын куеп, тыңлап карый. «Селкенә бу, җәмәгать», – дигән була. Шуннан соң тартманы ачып, тере каз тартып чыгара.

Ләкин бичара каз, әллә куркуыннан, әллә болай, тартмага йомышын йомышлап өлгергән икән. Фирдүскә кулын сөртергә салфетка эзләп тә йөгерергә туры килә.

Кемне кызганыйк икән, казнымы, Фирдүснеме?

Сүз уңаеннан,Тямаевка тере җан ияләрен беренче генә бүләк итүләре түгел инде. Аңа яңа гына чыккан чебиләр дә, сарык бәтие дә, куян да алып килгәннәре булды.