Алсу Фазлыева: «Син үлгәч, 2 ел аңышмыйча, томан эчендә яшәдем...»
Алсу Фазлыева социаль челтәрдә мәрхүм әтисен искә ала. Бүген Фидаил абыйның бакыйлыкка китүенә 5 ел...
«Син үлгәч, 2 ел аңышмыйча, томан эчендә яшәдем. Җир җимертеп яшәгән кешенең 62 яшендә бу дөньядан китүе безне генә түгел, бөтен сине белгән кешеләрне шок хәлендә калдырды. Ышанасы килмәде.
Син киткәч, бик күп нәрсәләр үзгәрде. Ике оныгың туды, без йортлы булдык. Ничек кенә булса да, без синең белән кебек. Аяк атлауларың, сөйләшүләрең колакта яңгырап тора. Синең ярдәмеңне әле һаман да тоеп яшибез.
Синең кебек тырыш, үз эшен үлеп яратучы кеше җир йөзендә булмагандыр ул. Эшсез син авырый башлый идең. Эш – синең яшәү рәвешең, сулышың иде.
Хастаханәдә сине саклаганда, без бик күп нәрсәләр турында сөйләштек. Бик күп киңәшләреңне бирдең. Әнине һәм безне хәзер дә саклап йөртәсең, без аны сизеп, тоеп яшибез. Без сине бик сагынабыз, юксынабыз.
Җәннәт ачкычларын бирсен иде Аллаһым үзеңә», – дип яза артист.
Алфу Фазлыеваның әтисе Фидаил абый, үпкәләре эшләмичә шактый вакыт үлем белән көрәшкәннән соң, реанимациядә вафат булды. Ул «КамАЗ» машинасы йөртүчесе булып эшли иде. Алсу әтисенең хастаханәгә эләгүен, салкында да, карлы буранда да машина ремонтлавы, шул сәбәпле үпкәләренә салкын тидерүе белән бәйләде. Фидаил абыйны Балтачтан үпкә ялкынсынуы белән Казанга китерәләр. Кызганыч, күпме генә көрәшсәләр дә, табиблар аны коткарып кала алмый.