ru24.pro
Intertat.ru
Март
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Гөлүс Хәбибрахманов белән Нияз Сафиуллин арасында булган «низаг» турында чын дөресе

0

Тапшыруның форматы шундый: син теләмәгән сорауга да җавап бирергә тиеш. Тапшыруның кунагы Гөлүс Хәбибрахманов та шушы капкынга эләкте – уңайсыз сорауга җавап бирергә мәҗбүр булды. «Сез татар эстрадасында кемне пенсиягә озатыр идегез?» – дигән сорау иде ул. Һәм Гөлүс җырчы, баянчы Нияз Сафиуллинның иҗаты турында фикер белдереп, Ниязны үпкәләтте.

Сорауга җавап итеп, Гөлүс Хәбибрахманов җырчы, баянчы Нияз Сафиуллинны «пенсиягә җибәрергә» тәкъдим итә. «Мин аны кеше буларак хөрмәт итәм. Ул – бик яхшы музыкант. Әмма, иң яхшысы, шул баянын гына күтәреп йөрсен. Җырлый башлады бит инде, сәхнәгә менәм, ди. Яманлап әйтмим. Акчасын кирәкмәгән җиргә тыгып йөри», – дип сөйли ул.

Нияз Сафиуллин шуннан соң, «Интертат» белән элемтәгә кереп, сәхнәдәшенә җавап бирде.

«Мин җырларымны гади халык өчен язам, гади халыкка хезмәт итәм. Берсен дә, бу фәлән артистка ошасын әле, дип язганым юк. Әгәр дә миңа мондый бәяне берәр дәрәҗәле артист бирсә, җитдирәк карар идем. Ә инде артист булырга җыенган кешедән килгән әлеге фикер минем өчен пиар гына булды», – дип җавап бирде ул.

Гөлүс Хәбибрахманов исә Ниязны үпкәләтергә теләмәвен, фикерен тулысынча түгел, ә монтаж ярдәмендә «кисеп» бирүләрен аңлату өчен, шулай ук «Интертат» аша җавап бирергә булды.

«ТМТВ»ның соцчелтәрдәге аккаунтында тапшыруның бер өзеген генә куйганнар, анысы да – монтажлап кисеп алынган провокацион өлеше. Чынлыкта исә тапшыруның үзен караган булсалар, анда мин башта Нияз белән яхшы танышлар булуыбызны һәм аны бик хөрмәт итүем турында әйтәм. Ул – яхшы музыкант, баянчы һәм җырлар авторы. Шул сәләтен үстерсә яхшырак булыр иде, дигән фикер җиткердем. Читтә олтан булганчы, үз илеңдә солтан бул, дигән мәкальдәгечә», – дип сөйләде ул «Интертат»ка.

«Ник, ул сорауга җавап бирми дә калырга була иде бит», – диючеләргә: тапшыру тәртибе буенча, 10 сорауның берсенә генә җавап бирми калу ярый. Берсенә җавап бирелми калды да. Шуңа монысына җавап бирергә туры килде. Нияз белән танышлар булганга күрә, ул аңлар, үпкәләмәс дип уйлап, аның исемен атадым», – дип аңлатты Гөлүс Хәбибрахманов.

Тапшыру тәмамлангач, Гөлүс, Ниязга шалтыратып, бу хакта әйткән. «Ул көлде генә. «Ярар, миңа яхшы пиар эшләгәнсең», – дип җавап бирде. Үпкәләшү булмады. Тапшыру чыккач да сөйләшеп алдык аның белән. Шулай ук дустанә мөнәсәбәттә хәбәрләштек», – диде ул.

«Халыкка да әйтер сүзем бар: тапшыруны тулысы белән карамыйча, рейтинг ясау өчен махсус куелган видеоөзектәге мәгълүмат буенча гына фикер йөртмәсеннәр иде. Имеш-мимеш, гайбәт ише нәрсәләр шуннан чыга да. Мәсьәләнең асылына төшәргә кирәк иң элек», – дип сөйләде Гөлүс Хәбибрахманов.