«Бер минуттан эт үлде»: Чаллы халкы шикле алсу кар турында хәбәр итә
Кама аръягы шәһәрләрендә, шул исәптән Чаллыда да, этләрне йөртә торган җирләрдә карда нәрсәдер сипкәннән соң калган кебек алсу-кызыл төстәге таплар күрергә була.
«Алсу төстәге күбек китте, һәм бер минуттан этем үлде»
Татьяна исемлек ханымның шпиц токымлы 8 яшьлек эте урамда йөреп кергәннән соң кисәк кенә үлеп китә. Ул «Челнинские известия» газетасына сөйләгәнчә, аның Доча кушаматлы эте сау-сәламәт булган.
«Ел саен ветеринария тикшеренүләре узып тордык, хәле начарлануның бернинди билгеләре дә булмады», – дип сөйләгән ханым.
Татьяна сүзләренчә, аның эте тәртипле, тәрбияле, урамда бернәрсәне дә авызына капмый торган булган.
«Хәтта, өйдә өстәлдән берәр нәрсә төшеп китсә дә, исе китми иде. Ул февраль кичендә без гадәттәгечә өй тирәсендә, 23нче комплекста йөрдек. Монда этләре белән чыккан кешеләр һәрвакыт күп була. Доча озын бауда иде, үзен тыныч тотты. Бары тик бер нәрсә генә борчыды – эт кардагы ниндидер кызыл тап янында туктап калды һәм аны иснәде. Мин аны чакырдым, ул тиз генә тыңламады», – дип сөйли эте үлгән ханым.
Эт кичен дә үзен әйбәт хис иткән, ә төнге өчләрдә тыны бетә башлаган. Өйдә небулайзер була (Сулыш юллары авыруларын кисәтү һәм дәвалау өчен җиһаз. – редакция искәрмәсе). Шуны кислород битлеге буларак кулланалар, һәм шуның ярдәмендә эт иртәнгә кадәр яши, шуннан соң аны иң якындагы ветеринария клиникасына алып китәләр. Анда этнең хәлен тотрыклыландыралар. Әмма соңыннан аның авызыннан алсу күбек китә, һәм эт санаулы минутлар эчендә җан бирә. Табиб Мәскәүдәге һәм Казандагы хезмәттәшләре белән онлайн-консультация уздыра, шуннан соң, үлем сәбәбе агулану булырга мөмкин, дигән фараз әйтә.
«Соңыннан Чаллыда кешеләрнең карда кызыл тапларны берничә мәртәбә күрүен социаль челтәрләрдә укып белдем. Моны агу дип кисәткәннәр. Моның дөрес булуына ышандыра алмыйм. Шәхсән үзем бу порошокны җыймадым һәм анализга тапшырмадым. Әле дә аңга килә алмыйм. Шок хәлендәмен. Димәк, бүген йорт хайваннары булган кешеләр, урамга чыккач, үзләрен иминлектә хис итә алмый булып чыга», – дип сөйләгән Татьяна.
Түбән Камада 12 эт үлгән
Түбән Камада яшәүче Ольганың да эте яңа елда шушындый ук шартларда үлеп киткән. Ул моны догхантерлар эше дип ышана.
- Догхантерлар – үз инициативалары белән торак пунктларда этләрне ату яки агулау белән шөгыльләнүчеләр.
«Бездә гыйнвар башында шушы рәвешле 12 эт үлде. Бер генә кеше бөтен шәһәр буенча агу сибеп йөрмәгәндер», – дип сөйләгән кыз.
Ольганың Аглая кушаматлы доберман токымлы эте үлгән, ул бер яшьтә ике айлык булган.
«31 декабрь көнне урамда йөреп кергәннәр соң этем ничектер сүлпәнәеп китте. Мин ветеринар белән киңәшеп, аңа полисорб бирдем. Ә төнге өчтә аны көзән җыера башлады, авызыннан күбек китте. Этем тартышып ятты, мин нәрсә эшләргә дә белмәдем. Клиникага киттек. Килдек, ә анда нәкъ шундый билгеләр белән килгән җиде эт капельницада ята иде. Һәм аларның берсе дә исән калмады. Бер кеше өенә кайткач этләрен үлгән килеш таба, икенчеләре этләрен клиникага алып килеп өлгерә алмый кала – юлда үлеп киткән», – дип сөйләгән Ольга.
Ольга фикеренчә, догхантерлар агуны юкка гына бәйрәм көннәрендә сибеп чыкмаган, чөнки бу вакытта ярдәм табу һәм гаеплеләрне тиз арада ачыклау авыррак.
«Без – 12 кеше полициягә гариза яздык, шәһәр буйлап агуларны банкага җыеп йөрдек, аны экспертизага бирергә һәм эшкә теркәп куярга теләдек. Моны кемнәр эшләгәнен камералардан карап белергә теләгән идек, тик бәйрәмнәр булды, ә видеолар җиде көн генә саклана, соңыннан үзеннән-үзе юкка чыга. Нәтиҗәдә, яңа ел каникулларыннан соң бернәрсә дә эшли алмадык. Җинаять эше ачудан баш тарттылар», – дип сөйләгән Ольга.
«Прибрежный» паркындагы эт мәйданчыгы кураторы Татьяна Адутова эт хуҗаларының хайваннарның гомерләренә болай һөҗүм итүгә шикләрнең нигезе бар дип ышана.
«Мин эт асраучылар чатларында торам һәм Чаллы халкы этләрен йөртә торган теге яки бу территориядә кемдер кызыл төстәге порошок сибә яки сыеклык агыза дигән хәбәрләрне гел күрәм. Бу очракларның берән-сәрән генә булмавын борчылдыра. Эт хуҗалары чаң суга, әмма моны үзләренчә эшли – танышлары арасында «Монда йөрмәгез, куркыныч» дигән хәбәрләр тарата.
Шулай ук эт асраучылар башка этләр зыян күрмәсен өчен, шикле матдәләрне пакетларга да җыеп йөри. Әлбәттә инде, аларны беркая да алып бармыйлар. Мондый мөрәҗәгатьләрнең перспективасы юк дип саный алар. Кемнәр нәрсә сибеп йөргәне билгесез, ә этләр йөртә торган җирләрдә гадәттә камералар булмый», – ди кинолог.
«Челнинские известия» басмасына Чаллы шәһәренең Дәүләт ветеринария берләшмәсе баш табибы Рөстәм Гумиров хәбәр иткәнчә, урамда этләр агулану очраклары белән оешмага беркем дә мөрәҗәгать итмәгән. Агулануга шик булган очракта кичекмәстән белгечләргә мөрәҗәгать итәргә киңәш итә.
Чаллы полициясендә шулай ук гражданнардан йорт хайваннарын урамда агулау турында мөрәҗәгатьләр булмады, дип белдерделәр. Россия кануннары буенча йорт хайваннары милек булып санала һәм шул законнар буенча аларны яклауны активрак файдаланырга киңәш иттеләр.
Шушындый ук проблема башкала халкын да берничә ел борчый инде. Эт асраучылар фикеренчә, алсу тапларны туберкулезны дәвалый торган матдәләр калдыра, ә алар хайваннар өчен бик куркыныч.
Мәскәүнең ветеринария комитеты матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, этләрнең агулы «алсу кар» белән агулануы турында бер генә мөрәҗәгать тә теркәлмәгән. Шулай ук алсу кар – петарда һәм фейрверклардан калган буяу дигән фикер дә бар.