Бер коучның тренингларын тыңлап, ирем белән аерылыштым, хәзер үкенәм
Кадерле укучылар, үземнең проблемам турында язарга булдым. Бәлки, хатын-кызлар, минем тарихны укып, бер бик мөһим нәрсәгә төшенер. Бу хикәям кемне дә булса ялгыш адымнан, хатадан саклап кала алса, бик шат булыр идем.
Ирем белән икебез дә – гади, уртача гына тормышлы гаиләләрдән. Яшь чакта киләчәк көннәр турында уйлау-нитү булмады, гыйшыкка исереп тилереп йөрдек шунда. Бер кавыштык, бер талаштык, янә дуслаштык та, янә ызгыштык. Яшь чакта кызу буласың бит шулай. Мәхәббәт тә холыксызрак булган саен татлырак тоела. Үлеп яратыштык. Бернәрсәсез килеш, җүнле эшсез, акчасыз, торыр җирсез килеш өйләнештек. Кешечә туй да ясамадык хәтта. Ак күлмәк тә кия алмадым. Никах кына укыттык та, бер бүлмә «снимать» итеп тора башладык. Әти-әниләр дә хәлле тормышлы кешеләр түгел иде ичмаса, ярдәм итмәделәр.
Ул вакытта болар һич кенә дә борчымый иде шул. Бернәрсә кирәк түгел кебек иде. Шул «бер метрга бер метрлы» мәйданлы шыксыз бүлмәдә тау кадәр рәхәт, бәхет таба торган идек. Тәмле әйбер ашаган булмады, ит алып ашый да алмый торган идек. Бәрәңге белән карабодайны чиратлаштырдык шунда. Өч тиенгә эшләп йөрдек. Эт кебек арып кайтып кердек тә кочаклашып ятып йокладык. Иртә белән тагы шул карабодай. Кич – бәрәңге. Ә бит бәхетсез түгел идек без! Ничек шулай оптимист була алдык икән?! Бернәрсәгә мохтаҗ түгел идек, бернәрсәдән нәүмиз түгел идек... Тормыш матур, дөнья киң иде. Бик бәхетле яшәгәнбез. Җүләр булырга кирәк икән ул бәхетле булыр өчен...
Шулай яши торгач, ирем заводка эшкә керде. Акчасы бераз артты, карабодай янына май яккан ипиләр куела башлады өстәлгә. Кышка кергәч, миңа биек кунычлы ак сапогилар алып бирде ирем. Бу – аның миңа алып биргән беренче яхшы бүләге иде. Ул вакытта сөенгәннәрем... Минем ирдән дә яхшырак ир-ат җиһанда юк иде ул вакытта. Менә җүләр булганмын, әй. Шуның белән бәхетле булганмын да инде...
Яши торгач, Ходай безгә ир бала бүләк итте. Тап-таза, түм-түгәрәк, сәламәт, матур бала. Без аны һичнинди тәҗрибәсез, яшь һәм башсыз чакта үстердек. Алай гынамы – чеп-чи хәерче чакта. Ә шулай да бернинди авырлык кичергәнне хәтерләмим. Ә икенче балабыз – кызыбыз тугач, тормыш күпкә читен булды. Гарчә ул вакытта безнең тормыш бераз җайлашкан иде кебек, ашарга ризык, кияргә кием бар иде. Беренче бала туганда, утка-суга түләргә җиткереп булыр микән, дип, ай саен аптыраш иде. Икенчесен үстергәндә ул кадәр үк начар яшәми идек бит инде. Ә канәгатьсезлек, ризасызлык хисе арта барды... Тормыштан ямь табу бик авыр була башлады. Иртән торып аякка басар өчен, көндәлек эшләрне эшләр өчен бер тамчы теләк, дәрт табып булмады. Ирем белән тарткалаша, әйткәләшә башладык. Көн саен бер юк кына сәбәп табылып торды. Безнең күзләрдән нур китте, тормыш төссез, соры булып тоелды. Без арыдык булса кирәк. Хәерчелектән, юклыктан, ат кебек эшләп тә, бернәрсәгә җиткерә алмыйча, өч тиенне сагыз кебек сузудан, тартудан, кабатлана торган бертөрле көннәрдән, һич мәгънәсез тоела башлаган тормыштан.
Безгә тормышны үзгәртергә кирәк, дигән карарга килдек. Ирем эшен алыштырды, сменалап эшли торган җиргә күчте. Бу – аңа эштән буш көннәрдә «шабашка»ларга йөреп өстәмә акча юнәтергә мөмкинлек бирде. Башта беткән генә булса да машина алып йөри башладык. Аннары, тәвәккәлләп, ипотекага бер бүлмәле фатир алдык. Әкияти тормыш түгел иде, шулай да ниндидер үзгәрешләр бит. Бераз яшисе килеп китте. Кредитларны түләп барыр өчен бик дәртләнеп эшләдек, экономияләргә, юкка-барга туздырмаска, акчаны дөрес итеп тотарга өйрәнә башладык. Тормышта бераз якты төсләр барлыкка килә башлады. Кайчан да булса берзаман тагын да яхшырак машина, тагын да зуррак фатир алачак көннәр булыр, дигән өмет барлыкка килде. Бу – күңелне җылытты.
Бик күпләр шулай яши иде. Безгә кадәр дә шулай яшәгәннәр. Бездән соң да кешеләр шулай яшәячәк. 80 процент гаиләләр уртача тормыш белән яши, безнең кебек иске машинада йөри, бер бүлмәле фатирда ике бала үстерә, икешәр эштә йөреп акча юнәтә, чит илләрне, диңгезне төшендә дә күрми. Бу – нормаль күренеш. Иң мөһиме, барысы да исән-сау, балалар матур гына үсә, туганнар, дуслар бар янәшәдә. Шулай дип яшәдек.
Әмма, яшәгән саен, ул оптимистик рух сүрелә барды. Яхшырак яшәгән кешеләрнең бәхете мине борчый иде. Безнең гаиләне башкалар белән чагыштырам да, эчем поша, җенем котыра. Мин бик каты көнләшә башладым. Хәтта яхшырак яшәүчеләргә эчемнән генә бәхетсезлек теләрлек дәрәҗәгә җиттем. Бу тормыш шундый гаделсез булып тоелды. Бу гаделсезлектән, тигезсезлектән кычкырып елыйсылар килә иде. Мин бу уйлардан буыла башладым. Төшенкелеккә бирелдем. Караңгы йөзле, һәрвакыт кәнәгатьсез кешегә әйләндем. Кешеләр белән аралашырга теләмәдем. Бөтен дөньясына үпкәләп, ачуланып йөрдем.
Хәзер аңлыйм. Проблема минем башымда булган ул вакытта. Ә тормыш... Тормыш начар булмаган.Тормыш бөтен кешенеке төсле, гади, әмма бөтен, сау-сәламәт, бәла-казасыз, тыныч, стабиль һәм, әйе, бәхетле булган! Без аны аңлый, күрә белмәгәнбез. Шул вакытта мин иң олы хатамны ясадым – бәхетемне кимсеттем, рәхмәтсез, канәгатьсез, ризасыз булдым. Язмышны тиргәдем. Ходайга үпкәләдем.
Ирем белән аралар тәмам суынды. Без чит кешеләргә әйләндек. Минем күптән көзгегә дә караганым юк иде. Чөнки мин үземне матур итеп хис итмәдем. Киенәсем, чәчемне ясыйсым, иренемне буйыйсым килмәде. Кулга нәрсә эләгә, шуны кидем. Фигурам турында уйлап та карамадым. Ике бала тапканнан соң бил җәелде, күкрәк салынды, билгеле. Әмма миңа барыбер иде. Мин үземнең ямьсез тормышымны шундый ямьсез килеш кенә яшәргә дә хаклы, дип уйладым.
Шулвакыт социаль челтәрләрдә утырганда бер кызыклы блогерга юлыктым. Аның битен актара башлагач, мин фәлән сәгатькә «баттым». Бу хатын-кызның фотографияләре, киемнәре, кыяфәте, фатиры, машинасы, гомумән тормышы, гаиләсе шундый матур иде... Аның уйлары, язган сүзләре миңа шундый илһамландыргыч булып тоелды. Мин бу блогерга «гашыйк булдым». Көне-төне аның аккаунтын карап, укып утыра башладым. Мин аның фотографияләрен карап, постларын укып илһамлана, ниндидер бер зур көч, дәрт, импульс тоя идем. Аңа карап минем дә тормышымны үзгәртәсем, үземне, гаиләмне, тормышымны матур итәсем килде. Мин аның кебек яшәргә хыялландым.
Бу блогер декретта утыручы әниләргә, югалып калган, тормыш ямен җуйган хатын-кызларга киңәшләр бирә иде. Тәҗрибәсе, белемнәре белән уртаклаша, үз тарихын сөйли. Матур, бәхетле һәм мул тормыш серләре белән бүлешә. Мин бу мәгълүматларның барысын су кебек эчеп, башыма сеңдереп бардым. Үземне карый, кыяфәтемне матурлый, фигурам белән шөгыльләнә, фикерләвемне, уйларымны үзгәртә башладым. Мин, бу блогерга ияреп, тормышымны бөтенләй башкача төзергә тотындым. Бөтен нәрсәне аңа карап эшләргә тырыштым, бар нәрсәмне аныкына охшатырга омтылдым. Ул минем өчен үрнәк, өлге булды. Шулвакыт үзгәрешләр дә озак көттермәде! Тормыш могҗизаи рәвештә үзгәрә башлады. Ирем белән мөнәсәбәтләр җылына төште, мин үземне яңадан кирәкле, сөекле итеп хис иттем, тормыш иптәшем миңа башка күзләр белән карый башлады.
Шулвакыт мин артык хисләнеп киттем. Бу үзгәрешләр минем башны әйләндерде. Мин бу блогер биргән мәгълүматларны «эчеп исердем». Аның тренингларын сатып алырга булдым. Мине хәзер бернәрсә туктата алмый иде. Мин, теге коуч өйрәткәнчә, шәхси брендымны үстерергә карар кылдым. Мин матур, уңышлы хатын-кыз була алам, мин башка дәрәҗәле матур тормышта яшәргә хаклы, мин матур тормыш өчен туган, дип кабатладым. Бу супер-коуч мине шуңа күндерде. Һәм мин үземне гомеремдә беренче тапкыр шундый бәхетле, илһамлы, дәртле итеп хис иттем. Ул мине иске тормыштан баш тартырга, үзем өчен иң яхшы, иң матур тормышны сайларга өндәде. Мин аның һәрбер продуктын, китапларын, тренингларын берсен дә калдырмыйча сатып алып бардым. Иремнән бертуктаусыз акча сорый торгач, ул дорфа кылана, тавыш куптара, ачулана башлады. Юк-барга акча туздырасың, син – шарлатаннар корбаны, дип, ямьсез сүзләр әйтте.
Мин дә түзмәдем. «Син – минем бәхетсезлекләрнең төп сәбәпчесе, мин сине сайлаганга күрә шушындый тормышта яшәдем гомер буе, мин – матур тормышта яшәргә тиеш хатын-кыз, ә син миңа ул тормышны бирә алмыйсың! Син булдыксыз булганга күрә без шушы тормышта яшибез. Башкалар ничек яши дә, без ничек. Кара! Кара башка ирләргә! Кайсын алма – бизнесмен. Акчаны көриләр генә. Ә син гомер буе хәерче булдың. Мин сиңа ышансам, ышанмасам да, син барыбер – булдыксыз бер бәндә! Синнән бернәрсә дә чыкмый! Син мине төпкә тартасың! Мин синең аркада бәхетсез!» – дигән сүзләрне әйтеп ташлаганымны абайламый да калдым.
Шуннан минем «тел ачылды». Мин бөтен уйлаганымны әйтә башладым. Бертуктаусыз аның кимчелекләре турында тукып тордым. Боларны кычкырып әйткәч җиңеләеп калам төсле иде, күңелдәге авырлык бераз тарала, рәхәт булып китә. Мин бит чыннан да бәхетле булырга хаклы! Мин – чибәр хатын-кыз! Мин иң яхшы курортларда ял итәргә, иң матур киемнәр кияргә, иң кыйммәтле бүләкләргә, чәчәкләргә күмелеп яшәргә тиеш! Мин бөтенләй башка тормыш дәрәҗәсенә лаек!
«Мин, синең хатының, бер бүлмәле фатирда 2 бала үстерергә, иске машинада йөрергә һәм хезмәт хакыннан – аванска, аванстан хезмәт хакына кадәр тарта-суза яшәргә мәҗбүр икән, димәк, син «мужик» түгел... Сиңа оят түгелме? Башка ирләр акча эшли белә, тырыша, үсә. Ә син кыймылдамыйсың. Гомер буе шундый хәерче булачаксың инде!» – дип көн саен такмакладым. Иремне кимсеткән саен, уйлаганымны әйткән саен, үземне көчлерәк, иреклерәк, бәхетлерәк итеп хис иттем. Бу – миңа ошый иде. Теге коуч исә моны «эчке трансформация» дип атый иде. Мин үземдәге бу үзгәрешләргә бик куандым.
Ахыр чиктә ирем белән аерылышырга карар кылдык. Ул түзмәде. Ә мин моны бик дөрес карар дип кабул иттем. Бу адым минем тормышны бөтенләй башка итәчәк, шушы көннән барысы да ничек тиеш – шулай була, дип ышандым. Мине төпкә тартучы булдыксыз ирнең бер кирәге дә юк, аерылышканнан соң, минем тормыш мин теләгәнчә була, дип уйладым.
Ярты елдан «айныдым». Ярык тагарак янында утырып калганымны аңладым. Гаиләмне җимергәнемә, балаларымны әтисез калдырганыма әле генә төшендем. Тормышны ир-атсыз ялгызың тарту тагын да авыррак икән... Мин иремне югалткач кына үземне нинди зур, кыйммәтле нәрсәдән мәхрүм иткәнемне аңладым. Ә ул арада ирем башка бер хатын-кыз белән кавышып өлгергән. Хәзер аны ничек яратканымны, аның миңа никадәр кирәк икәнен аңладым. Әмма соң шул инде. Терсәкне тешләп булмый икән ул...
Кызлар, бәхетне теләсә кайдан юлламагыз, читләрнең бәхетенә карамагыз, кызыкмагыз. Бәхетне үз өегездә, үз гаиләгездә табарга, күрергә өйрәнегез. Тормыш иптәшләрегезнең кадерен белегез. Нинди генә булмасыннар – үзегезнеке. Үзегез сайлап алган, Аллаһ биргән, язмыш кавыштырган кешеләрегез. Үсендереп, мактап, юк өчен дә рәхмәт әйтеп кенә торыгыз. Беркайчан кимсетмәгез, авыр сүз әйтмәгез. Хатын-кызның бөтен дөньясы ир-атка терәлеп тора икән ул. Шулай терәп торырга ярарлык кына булып тоелса да, яратыгыз ирләрегезне! Аларның безнең өчен никадәр күп эшләгәнен белмибез генә икән... Интернетта, социаль челтәрләрдә теләсә нәрсәләр карап алданып ятмагыз. Интернетта чын тормыш юк ул. Бәхетне дә кемгәдер карап, кемнедер тыңлап кормагыз. Йөрәгегезне тыңлап корыгыз. Минем тарих сезгә сабак булсын!