Дүрт яшьлек кыз грипп белән авырганнан соң өзлеккән – ул сөйләшә дә, йөри дә алмаячак
Америкада 4 яшьлек Локлинн Болер, грипп белән авырганнан соң, баш мие зарарланып, хастаханәгә эләккән. Авыруның куркыныч нәтиҗәләре турында ABC7 телеканалына кызның әтисе сөйләгән.
Ир-ат сүзләренчә, алар хатыны белән кызларын грипптан үз вакытында дәвалый башлаган. Әмма дәвалау ярдәм итмәгән, шуның аркасында, озакламый, кызның сулышы алу белән проблемалары башланган, соңыннан ул аңын югалтып егылган. Кызны ашыгыч рәвештә хастаханәгә алып киткәннәр, анда аның пульсын тапканчы һәм ясалма сулыш аппаратына тоташтырганчы, табиблар аңа 3 тапкыр ясалма сулыш биргән. Кызның хәле бераз яхшыргач, табиблар аның баш миенең бик нык зарарлануын ачыклый, шуның аркасында ул йөри дә, сөйләшә дә алмаячак.
Хәзер кыз үз аңында һәм үпкәләрне ясалма җилләтү аппаратына мохтаҗ түгел.
«Грипп баш миенә берничә төрле тәэсир итә. Аның берсе – ул бу әгъзаның тукымаларында турыдан-туры ялкынсыну китереп чыгара. Моннан тыш, кислород җитмәүдән дә баш мие зарарланырга мөмкин», – дип сөйләгән өзлегүләр сәбәбен невролог Лия Кролл.