ru24.pro
Intertat.ru
Март
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

20 ел «сиделка» булып эшләүче Гөлсинә Сәмигуллина: «Күп авырлык, мыскыл итүләр кичердем»

0

Гомеренең шактый өлешен Үзбәкстанда уздырса да, Гөлсинә ханым минем белән камил рәвештә татар телендә сөйләште. «Без өйдә бары тик татар телендә генә сөйләштек, әби башка телдә сөйләшергә рөхсәт итми иде», – дип аңлатты ул

Гөлсинә ханымның әти-әнисе тамырлары белән – Уфа татарлары, әмма 1952 елда аларны союздаш республика – Үзбәкстанга эшкә җибәреләләр, шунда танышып, гаилә коралар. «Төшкә кадәр эшлим дә ял вакытында елыйм, аннары тагын эшкә тотынам. Туган якка кайтасы килеп елыйм», – дип әйтә иде әти», – ди ул.

Гаиләдә 4 бала үсәләр: аның олы апасы һәм 2 абыйсы була.

10 сыйныфны төгәлләгәч, Башкортстанга авиация институтына укырга кердем, әмма анда калмадым, әти кайтырга кушты, чөнки әнием шикәр диабеты белән авырый иде. Озакламый әнинең сәламәтлеге бик начарайды, ярты ел Бохарада хастаханәдә ятты, 5 операция кичерде. Мин иртән автобуска утырып китә һәм кич кайта идем, ә Үзбәкстанда кыз балага кич белән йөрү бик куркыныч: я исемне чыгаралар, я «юлдан» чыгаралар. Соңгы операциядән соң, бернәрсә дә эшли алмагач, әнине өйгә кайтарып җибәрделәр. Ләкин үзем карап, тәрбияләп, 1 ел эчендә әнине якка бастырдым. Табиб үз аякларында йөрүче әнине күреп шаккатты. «Бәләкәй кызыгызга аякларыгызны саклап калган өчен рәхмәт әйтегез», диде әнигә, – дип искә алды Гөлсинә ханым.

Берничә елдан соң кыз кеше әтисен югалта, ул әлеге югалтуны бик авыр кичергән. «Ташкентка санаторийга киткән идем. Анда булганда, әти авырлык белән генә минем белән сөйләште. Ялдан өйгә кайтып кергәч: «Әти кайда?» – дип сорыйм. Шунда гына әтинең үлүен әйттеләр, минем белән телефоннан сөйләшкәч, 2 көннән соң вафат булган булып чыкты. Мин әти кызы идем, бик ярата идем аны», – ди ул.

Гөлсинә Сәмигуллина гаиләсе белән. Әтисе – Сәмигуллин Рәшид, әнисе – Шәрифуллина Рәзинә, абыйлар – Мөгаллим белән Марат.

«Хатының татар булса, яныңда балта булсын»

Советлар Союзы таркалгач, Үзбәкстанда яшәргә авыр була башлый. Гөлсинә ханымның абыйлары һәм апасы гаиләләре белән Россиягә күченеп китә. Абыйлары – Башкортстанда, ә апасы Татарстанда урнаша.

Язмышлар бәйләнә, һәм 26 яшьлек Гөлсинә 28 яшьлек үзбәк егетенә кияүгә чыга.

3 ел артымнан йөрде, башта «юк-юк» дия тордым, ләкин нәтиҗәдә барыбер ризалаштым. Әмма аның гаиләсе безнең мөнәсәбәтләргә каршы булды, Үзбәкстанда «хатының татар булса, яныңда балта булсын» диләр, ягъни татарлар усал. Үзбәк хатыннары бик тыныч бит алар, бер сүз каршы әйтә алмыйлар. Күп сөйләнә башласа, ире чәченнән тотып ала да, кыйный иде. Анда өйләнүгә сарык сатып алуга кебек карыйлар иде. Калымны бирәләр дә сатып алалар. Без исә, барысына үч итеп, тоттык та өйләнештек, – диде ул, елмаеп.

Ләкин гаилә бәхете озын гомерле булмый. 6 ел бергә яшәп, икенче балалары туып 40 көн узгач, ире авариягә эләгеп һәлак була. Гөлсинә ханым 5 яшьлек малае һәм яңа туган сабые белән берүзе кала. Өстәвенә, егылып, урын өстендә ятучы әнисен дә карарга туры килә. Аларның мөнәсәбәтләренә каршы булган иренең туганнары улларының үлемендә Гөлсинә ханымны гаепләпли.

Рәхәтләнеп канымны эчтеләр. Нинди генә сүзләр ишетмәдем, кудылар да. Ярар, янымда дус кызларым бар иде. Үзбәкстанда үзең генә калу бик куркыныч, яныңа ир кешеләр килеп, көчләп китәргә мөмкиннәр. Белмим, хәзер ничектер, әмма элегрәк шулкадәр кыргый иделәр, – ди ул.

Үлем шәүләсе бер йортка кергәч, тиз генә китәргә теләми, күрәсең. Ярты елдан соң ул әнисен дә җирли. «Малаем урын өстендә ятучы әнигә карый-карый: «Әби, кайчанга хәтле ятачаксың? Тор, әниемне кызган, синең астыңдагы керләрне юып, аның кулы өши», – дигән иде. Әни: «Ярар, ярар, торам», – диде. Һәм, чыннан да, аякка басмаса да, идәндә шуышып йөри башлады. Һәм озакламый китеп тә барды. Әнине күмәргә апа ккайтты, аңардан малайны алып китүен ялындым, чөнки урам малайлары улымны кыйный иде. Улым Әлмәттә 1нче сыйныфка укырга керде. Ә без кызым белән, әнинең 1 еллыгы узгач, өйләрне сатып, 2004 елда Уфага кузгалдык», – ди ул.

Балалары белән Татарстанга күченер алдыннан

«Күселәр миңа тимәсеннәр өчен, мин аларга су салып бирә идем»

Һәм, ниһаять, күпме авырлыклар, кимсетүләр кичергәннән соң, ул да бәхеткә ирешергә тиештер, дип уйлап куярга мөмкин. Бәлки, кинода, әсәрләрдә шулайдыр, әмма чын тормышта барысы да күпкә күңелсезрәк булып чыга. Беркем дә аны якты чырай, мул өстәл белән көтеп тормый. Уфадан Әлмәткә килгәч, башка проблемалар туа. Хәзер яшәргә урын һәм эш мәсьәләсен чишәргә туры килә. Үзбәкстанда ул хисапчы, инженер-технолог булып эшләсә, Татарстанда үз һөнәре буенча эш таба алмый.

Ике бала белән беркемгә дә кирәкмисең. Хәтта туганнарыңа да... Апалар миңа 1 атна түзделәр, әмма аннан соң мине кысрыклап чыгарырга тырыша башладылар. Әлмәттә дә «рәхәтлекне» күп күрдем мин. Мине сатучы булып эшкә урнаштырдылар. Кышкы салкында шул кибетнең складында яшәдем. Балалар апада калды, аларны кумадылар. Аларны минем яныма алып килә иделәр.

Безнең бүлектә кондитер эшләнмәләре иде, ә күршедә – казылыклар бүлеге. Күселәр шунда җыелыша иде, тозлы казылыктан соң, минем яныма килеп, идәнне кимереп, су сорарга тотына иделәр. Миңа тимәсеннәр өчен, мин аларга су салып бирә идем. Су эчкәч тынычлана иделәр. Бер юлы хәтта янгын чыга язды. Иске-москы юрганнар астында йокларга туры килде, шулар җылыткычка тиеп торган икән, янып китә яздылар, – дип искә алды әңгәмәдәшем.

Мәктәптә җәйге яллар башланырга 1 ай калганда, апасы балаларын да алып китәргә куша. Гөлсинә ханым ярты ел элек йөрәге туктап үлгән абыйсының хатыны янына – Башкортстанның Бәләбәй районында урнашкан Баженов авылына китә.

«Абыең үлде, син миңа беркем түгел, кит моннан»

«Ул, усал гына карап: «Абыең үлде, син миңа беркем түгел, кит моннан», – диде, без кайтып төшкәч. Ә Үзбәкстанда яшәгәндә, мин аның 3 баласын күтәрдем, иркәләдем бит. Безне Әлмәттән алып килгән җизни аны тынычландырды, һәм без калдык.

Анда булган ике ай ярым вакыт аралыгында ул безне ач тотты, ашатмады. Кайвакыт кич белән бәрәңге кыздыра иде, ә ашарга утыргач, шелтәли башлый. Андый вакытларда ашаган ризык та тамактан үтмәде. Үзенең балалары бот күтәреп йоклап ятканда, без бакчада булган эшнең барысын да эшли идек, улым әле 2нче сыйныфта укый, ә кызыма 2 генә яшь иде. Өстәвенә, безгә урын өстендә ятарга рөхсәт бирми иде, идәндә йокладык.

Кич-көндез эшләдек, шулай ук Бәләбәйгә эш эзләргә бара идем. Йөри торгач эш табылды, әмма акчасы бик аз булды. Озакламый апамның зур кызы Казанга күченүләрен хәбәр итте, миңа да үзләре белән китәргә тәкъдим иттеләр. Мин, әлбәттә, ризалаштым, нишләп мин үземне кимсеттереп яшәргә тиеш», – дип сөйләде ул.

Гөлсинә Сәмигуллина балалары һәм оныгы белән

«Мине күп очракта алдап эшләттеләр, акчамны бирмәделәр»

Казанда арендага фатир алып торалар. Гөлсинә ханым шул дәвердә бер вакытта 6 эш урынында эшли. Идән юучы, сатучы булып та, кафеда да – кайда туры килә, шунда эшли ул. Шул вакытта, очраклы рәвештә, авыруларны, ялгыз кешеләрне карап торучы кирәк була.

Әмма мине күп очракта алдап эшләттеләр, акчамны бирмәделәр. Өстәвенә, гражданлыгым да юк иде. Депортацияләмәсеннәр өчен 3 айга 1 тапкыр Бәләбәйгә яшәүгә рөхсәтне озайтырга йөри идем. 3 ел шулай дәвам итте. Ничә ел дәвамында документлар җыеп, ялынып-ялынып сорадым бит яшәүгә рөхсәт бирүләрен, документларымны ала иделәр дә, мыскыл итеп, теләсә кая ташлый, аннары таба алмыйлар иде, дип искә ала ул. Бик зур тырышлык белән, хатлар язып ул теләгәненә ирешә. Яшәүгә рөхсәт бирәләр, аннан гражданлык ала.

Авыруларны карап торучы булып эшләгәндә, ул иң авыр очракларны үз өстенә алган: трубка белән ятучыларны, тәннәре чери башлаган авыруларны.

«Мин Камал театры артисты Ирек Багмановның хатынын да карадым. Миңа малае: «Син минем әтине белмисеңмени? Ул – танылган артист, спектакльләрдә уйный, киноларда төшкән», – ди иде. Мин каян белим инде аны, «күчендем генә бит әле» ди идем. Рак авыруы белән ятучы укытучыны, параличланган кешеләрне карарга алындым, трубкадан ашатырга туры килгән очракларым да булды. Башка карап торучылар андый авыр очраклардан баш тартса, миңа аермасы юк иде, мин авыру әниемне карадым бит, ул авыруларның барысын да белә идем, – дип аңлатты ул.

«Үлмә генә инде, балаларны аякка бастырыйм»

Соңыннан ул инсульт булган бабайны карап тора башлый. Ул бабай аның тормышы белән кызыксына, балалары турында сораштыра. Характеры авыр булгач, аңа беркем дә түзми, 2 көннән китеп торган булган. Гөлсинә ханым: «Кычкырса да, дәшмичә генә, үз эшемне эшләвемне дәвам иттем», – ди. Соңыннан шул бабайдан: «Син килгәч, миңа рәхәт булып китте», – дигән сүзләрне дә ишетә әле ул.

«Мин бик күп авырлыклар, мыскыл итүләр кичергәч, куркып, интегеп беткән идем инде. Ул боларның барысын да күрә иде, әкрен генә мине тормышка өйрәтә башлады, миңа аякка басарга ярдәм итте. Мин аны карап торгач, аның янында яши идем. Соңрак бабай балаларны да үземнең яныма алырга рөхсәт итте. Аның киңәше буенча кызымны гимнастикага бирдем. Ул мәктәпкә укырга кермәгән иде әле, бабай «тик йөрмәсен» диде. Ул кызымны бик яратты, үз итте. Шул бабай белән 12 ел яшәдек. «Үлмә генә инде, балаларны аякка бастырыйм», – ди идем. Малай институтта укып чыкты, кыз техникумга кергән генә иде, бабай үлеп китте», – диде ул.

Бабай вафат булгач, аның малайлары Гөлсинә ханымны ташламыйлар, фатирда яшәргә рөхсәт бирәләр. «Хәзер дә шунда торабыз, рәхмәт аларга», – ди ул. Хәзерге вакытта да ул өлкән яшьтәге, бик авыру кешеләрне карап тору белән шөгыльләнә.

Тормыш – кызык нәрсә инде ул. Башта аркаңнан сыйпый, аннары, аягыңа тибеп, ега. Кемдер шул егылудан торып баса, әмма кайберәүләр гомерләренең чигенә кадәр тезләнеп яши. Әлеге язмыш гыйбрәт өчен язылды.