ru24.pro
Intertat.ru
Март
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Илнат Фәрхуллинга «Татарстанның атказанган артисты» исеме бирелде

0

Бүген Казанда Илһам Шакиров исемендәге концертлар залында «Татар җыры» фестивале бара. Кичәдә шатлыклы хәбәр яңгырады.

Илнат Фәрхуллин «Татарстанның атказанган артисты» исеменә лаек булды! Котлыйбыз!

Илнат якыннарына, тамашачысына рәхмәт сүзләре җиткерде.

«Бүген «Татар җыры»на өченче «алтын барс»ны алырга дип килдек. Сөенечле хәбәрем дә бар: бүген миңа «Татарстанның атказанган артисты» исеме бирелде. Рәисебез Рөстәм Нургали улы Миңнехановка, Мәдәният министрлыгына, «Барс медиа» ширкәтенә зур рәхмәт! Иң зур рәхмәтләрем әниемә, туганнарыма, якыннарыма, сөйгән ярыма, балаларыма! Зурдан-зур рәхмәтләрем, тамашачым, сезгә! Минем белән булганыгыз, җырларымны тыңлаганыгыз, концертларга йөргәнегез өчен рәхмәт. Киләсе көннәрдә шатлыкта, матур итеп яшәргә язсын», – дип сөйләде ул «Интертат»ка.

Артист өчен ел бик уңышлы башланды, дип әйтергә кирәк. Ел башында ул сөйгәне Регина белән никахлашты. Бүген мактаулы исемгә лаек булды, ә җәй көне исә туй көтелә!