«Барс Рекордс» ширкәте җитәкчесе Камил Гәрәв «Дуслык» ордены белән бүләкләнде
Бүген Казанда «Татар җыры»! «Казан Экспо»ның Илһам Шакиров исемендәге концертлар залында татар эстрадасының иң популяр артистлары җыелган. Фестивальне юбилее белән котларга Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева да килгән. Ул «Барс Рекордс» ширкәте җитәкчесе Камил Гәрәевка «Дуслык» орденын тапшырды.
"Әлеге матур чарага катнашы булган барысын да бәйрәм белән котлыйм. Аерым бүгенге көндә ирләре, уллары, әтиләре махсус хәрби операция зонасында булучыларга мөрәҗәгать итәсем килә – якыннарыгыз исән-сау әйләнеп кайтсын иде. Бәйрәм белән!», – диде Фазлыева.
Камил Мәүлет улы үз чиратында тамашачыларны сәламләде, хатын-кызларны Халыкара хатын-кызлар көне белән тәбрик итте. «Фестивальнең дәвамы әле бар», - диде ул.