ru24.pro
Intertat.ru
Март
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

9-10 мартка һава торышы һәм ай календаре

0

9 мартта Татарстанда болытлы, төнлә аязучан-болытлы һава торышы була. Төнлә урыны белән бераз кар явачак. Көндез җепшек кар һәм яңгыр явачак. Төньяк-көнбатыштан, көньяк-көнбатыштан 6-11 метр тизлектә, көндез урыны белән 15-17 метр тизлектә көчле җил. Төнлә һава температурасы -5..-10˚, көндез 0..+3˚ градус. Юлларда бозлавык була.

10 мартта Татарстанда аязучан-болытлы һава торышы була. Урыны белән кар, җепшек кар явачак. Көнбатыштан, көньяк-көнбатыштан, 6-11 метр тизлектә, урыны белән 14 метр тизлектә көчле җил. Төнлә һава температурасы 0..-5˚, көндез +3..-1˚ градус. Юлларда бозлавык.

Үсүче ай, ай Арыслан йолдызлыгында.

Ай календаре буенча орлыклар чәчү һәм үсемлекләрне күчереп утырту өчен уңайсыз вакыт. Кар тизрәк эресен һәм туфрак җылынсын өчен, теплицаларны пленка белән капларга була. Рассада туфрагын көпшәкләндерү өчен уңайлы вакыт. Җимеш агачларын һәм куакларын ялгарга була.