ru24.pro
Intertat.ru
Март
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Фирдус Тямаев ни сәбәпле быел «Татар җыры»нда катнашмавын әйтте

0

Татарстанның атказанган артисты Фирдус Тямаев, гадәттә, «Татар җыры» кебек грандиоз тамашаларның алыштыргысыз бер өлеше иде. Җырчы белән «Татар җыры»н оештыручы «Барс Медиа» ширкәте арасында аңлашылмаучанлыклар барлыкка килгәч, Тямаев фестивальдә катнашмаган иде. Әмма, бу бәхәс чишелеп, Фирдус янә «Татар җыры» сәхнәсенә кайткан иде.

Быел исә ул кабат концерт программасында юк. Җырчы сүзләренчә, аңлашылмаучанлыклар барлыкка килүдә аның да, «Татар җыры»н оештыручыларның да гаебе бар.

Гомумән алганда, иҗат кешесе белән эшләве җиңелләрдән түгел. Менә минем төркемемдә 20 кеше. Һәрберсенә диярлек аерым бер «подход» кирәк. Килешеп бетә алмадык шул. Миндә дә гаеп бар, алар да гаепсез түгел. Кирелек һәм тәкәбберлек – миңа хас сыйфатлар, яшереп тормыйм. Кешеләрдә иң хөрмәт иткән ягым – сүздә тору. Алар сүзләрендә тормады, шуңа күрә кырт кистем дә куйдым. Туры әйтәм шул мин. Сүздә тормауны күтәрә алмыйм. Күз дә йомарга буладыр да, әмма андый гадәтем юк. Ялагайларны яратмыйм, – ди Фирдүс Тямаев.

Фирдус әйтүенчә, ул «Барс Медиа» белән киләчәктә уртак тел табарга теләр иде.

Татар чаралары болай да әзәеп бара. Хәтта Сабан туеның да яме бетеп бара бит, шуңа күрә «Татар җыры» фестивале, һичшиксез, халыкка кирәк! Милли мохит белән бәйле бу чара ничек тамашачыга кирәк булмасын инде?! Киләчәктә уртак тел табарга тырышырбыз, ләкин минем дә алар алдында баш иясем килми. Мин бер Аллаһка гына баш иям! – ди җырчы.