«Карыйм да аерыла алмыйм!»: очучы Дамир Йосыпов тренировкасын күрсәтте
Россия Герое, очучы Дамир Йосыпов теләгән һәркемне «Сәламәт тәндә – сәламәт рух» спорт челленджына кушылырга чакыра. Бу хакта «Самара татарлары» сайты яза.
2019 елның августында самолетны кукуруз басуына утыртып, 233 кешенең гомерен саклап калган Дамир Йосыпов үзенең очышларыннан фото-видеоларны даими чыгара, үзенең язылучыларына очучы эшен, яңа илләр һәм шәһәрләр күрсәтә, шулай ук кайвакыт үзе турында да сөйли. Бу юлы Дамир Йосыпов спорт челленджы башлап җибәргән – видео дистәләгән комментарий җыярга да өлгергән инде.
«Карыйм да аерыла алмыйм!» – дип язганнар авыр спорт күнегүләрен җиңел генә итеп эшләгән 47 яшьлек очучының видеопостына.
«Югары пилотаж. Бу – чыннан да бик авыр. Шундый темп, бик «текә». Сез, гадәттәгечә, иң югары дәрәҗәдә», – дип язганнар.
Дамир Йосыпов «Маленькая Сызрань» басмасына сөйләгәнчә, ул үзе өйрәнгән бу күнегүләр комплексының ничек дөрес аталуын белми. Ул аларны интернетта ниндидер спортчы видеоларында күреп үзләштергән. Ә хәзер теләүчеләрне үзенә кушылырга чакыра.
Бу аның үз абруе белән кешеләрдә сәламәт тормыш рәвешенә, вакытны файдалы уздыруга, шулай ук сәяхәтләргә һәм дөньяны күбрәк белүгә омтылыш уятуының беренче генә очрагы түгел. Очучы үз челленджына «Сәламәт тәндә – сәламәт рух» дигән популяр шигарне юкка гына сайламаган. «Airbus A321» самолеты һәлакәткә очраган вакытта да, лайнерны кукуруз басуына утыртып, бөтен кешене дә исән калдырырга аңа нәкъ менә максатчанлык, яхшы физик әзерлек, карарларны тиз кабул итә белү һәм салкын акыл ярдәм иткәндер.