ru24.pro
Intertat.ru
Март
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

7 мартка һава торышы һәм ай календаре

0

7 мартта Татарстанда болытлы һава торышы була. Төнлә бераз кар явачак. Көндез кар, җепшек кар, урыны белән карлы яңгыр явачак. Төнлә һәм иртән урыны белән томан төшә. Көньяктан, көньяк-көнчыгыштан, төньяк-көнбатыштан 5-10 метр тизлектә, көндез урыны белән 14 метр тизлектә көчле җил. Төнлә һава температурасы -2..-7˚, көндез -2..+3˚ градус. Юлларда бозлавык, көндез урыны белән кар боткасы булырга мөмкин.

Үсүче ай, ай кысла йолдызлыгында.

Агач-куакларның боткаларын кисәргә, бүлмәдә үсә торган үсемлекләрнең сабак очларын өзү катгый тыела. Сугарырга һәм минераль ашламалар белән ашларга була. Кәбестә орлыкларын суда бүрттереп рассадага чәчәргә була.