ru24.pro
Intertat.ru
Март
2025
1 2 3 4 5 6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

«Бик авыр...» - җырчы Рамилә һәм Рамил Хәйретдиновлар гаиләсендә югалту

0

Җырчы Рамилә һәм Рамил Хәйретдиновлар гаиләсенә кайгы килгән. Алар бүген Рамилнең дәү әнисен соңгы юлга озаталар. Бу хакта Рамил үзенең социаль челтәрдәге сәхифәсендә сөйләде. Җырчы кичә «Ак Барс» хоккей клубы уеннарын татарча алып баручы комментатор булган. Аңа әлеге авыр хәбәрне уен алдыннан әнисе хәбәр иткән.

«Дуслар, бүген эшләве бик кыен булды. Чөнки уен башланыр алдыннан әни миңа: Назирә дәү әниең арабыздан китте», - дип шалтыратты.

Әлбәттә, мин сиздермәскә тырыштым. Әмма… Мине тәрбияләгән, балачагымда Сабирхан дәү әти белән дөрес, матур тәрбия биргән Назирә дәү әниемнең арабыздан китүен авыр кичердем. 93 яшь булуына карамастан бик читен. Зинһар, догадан аермагыз. Гафиятулла кызы Назирәгә догада булыгыз», – дип сөйләде ул язылучыларына.