ru24.pro
Intertat.ru
Март
2025
1 2 3 4 5 6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Өйрәнүләр вакытында авыл урамына ялгыш бомба төшкән - зыян күрүчеләр бар

0

Көньяк Кореядә авыл урамына ялгыш бомба төшү аркасында 15 кеше зыян күргән. Бу хакта Газета.Ru яза.

Фаҗига Кенгидо провинциясендәге Пхочон шәһәрендә Сынчжин полигонында Көньяк Корея һәм АКШның уртак өйрәнүләре вакытында килеп чыккан. Өйрәнүләр вакытында ике «KF-16» истребителе сигез «MK-82» бомбасын ташлый, алар полигоннан читкә төшә. Фаразлар буенча, хәрбиләр координаталарны дөрес билгеләмәгән.

Бомбаларның берсе Ногок авылына туры килә. Хакимият биш йорт, склад, хәрби собор, теплица һәм йөк машинасы зыян күрүен раслаган.

15 кеше зыян күргән. Алар арасында ике кеше җитди җәрәхәтләр алган. «Әлегә пациентларда йөрәк туктау яки аңын югалту очраклары булмады», - дип хәбәр иткән ашыгыч ярдәм хезмәтләре.

Фото: © Газета.Ru дзен-каналы

Фото: © Газета.Ru дзен-каналы

Фото: © Газета.Ru дзен-каналы