Әлмәт театрында иммерсив спектакль:«Йорт» – ул подвал, фойе, буфет, режиссер бүлмәсе һ.б
«Йорт» иммерсив спектакль-променады – гади генә әйткәндә, 51 тамашачы 3 төркемгә бүленеп, театрның төрле урыннарында булып, театр урнашкан бина тарихы һәм бинага бәйле язмышлар белән таныша, әмма бу – бик гадиләштереп әйткәндә. Чынлыкта, әлбәттә, алай гына түгел, чынлыкта, әйтерсең лә тамашачы берничә сәгатькә генә вакыт машинасына ия була һәм совет чоры атмосферасына чума.
«Йорт» иммерсив спектакль-променады – Әлмәт театрының баш режиссеры Сәрдәр Тагировскийның бу театрдагы беренче эше. Спектакльнең идея авторы – театр директоры Фәридә Исмәгыйлева. Драматург – Равил Сабыр.
Иммерсив театр – заманча театрның тамашачыны вакыйга эченә алып керә ала торган бер формасы. Традицион театрдан аерылып торган төп үзенчәлеге – тамашачыны актерга якынайта, бер тирәлеккә куя. Шулай итеп традицион театрда тамашачы белән актер арасында булган «дүртенче стена» җимерелә.
Татарстанда иммерсив спектакльләр булгалады.
- Аның иң билгеле мисалы – Демидов утарындагы «Анна Каренина» спектакле иде. 1700 кв.м мәйданда 25 локациядә 4 сәгать барган тамаша.
- Камал театры, татар театрының 110 еллыгына багышлап, «Дәрсе гыйбрәттер театр...» дип аталган театраль сәяхәт әзерләгән иде. Идея авторлары – Фәрит Бикчәнтәев, Нияз Игъламов. Режиссер – Илгиз Зәйниев. Драматург – Рүзәл Мөхәммәтшин. Тамаша театрның гардеробыннан башланып, татар театры тарихы аша үтеп, тамашачы сәяхәтен сәхнәдә төгәлләде. Гаҗәеп кызыклы проект булып хәтердә калган.
- Тинчурин театрында Резеда Гарипова белән Луиза Янсуарның «Сәйдәш. Йокысызлык» иммерсив спектакле чыккан иде. Ул «Алтын битлек» театр премиясенең «Иң яхшы спектакльләр» лонг-листына да керде. Әйбәт спектакль иде, әмма репертуардан тиз төште, ни кызганыч.
- Казан ТЮЗы урамда йөри торган кызыклы аудиоспектакльләр чыгарды.
- Шулай ук, «Живой город» фондының да шәһәрнең көтелмәгән урыннарында оештырылган театраль проектлары байтак булды.
Әлмәт театры тәкъдим иткән «Йорт» спектакленең кыйммәте – театр үзе иҗат иткән бина тарихын ил тарихының бер кисәге итеп күрсәтә.
Һәр тамашачыга тапшырылган буклеттан: «Бу спектакльдә Әлмәтлеләр үзләрен күрә ала. 1990 елда татар театры йортына әверелгән бинага бер генә мәртәбә булса да кермәгән кешене табуы авырдыр Әлмәт шәһәрендә. Иҗтимагый, мәдәни тормышка теге яки бу катнашы булган һәркемнең язмышы шушы йорт белән бәйле. Бина диварларына тәүге нефтьчеләр, беренче юл яручыларның энергетикасы, энтузиазмы, рухи каһарманлыгы сеңгән, алар гап-гади Әлмәт авылын Татарстанның нефть башкаласына әверелдергән. «Татнефть» тарафыннан сафка бастырылган Техника йорты 1960 елның июнендә ачыла. Шул вакыттан башлап, бу бина шәһәрнең үзәге булып тора. географик үзәге дә, мәдәни, иҗтимагый һәм белем бирү үзәге дә...»
Тамашачыларны театрның «өйалдында» каршы алып, 3 төркемгә бүлеп, ак, кызыл яки яшел браслет кидерәләр. Әйе, диңгез буенда ял иткәндә отельләрдә кидертеп куйган кебек. Касса алдындагы бүлмәчек вакытлыча гардеробка әверелгән. Барысы да җыелып беткәч, билгеләнгән вакытта тамашачы фойега үтә. Менә Бөек Октябрь революциясенең ничәдер еллыгына багышланган митинг башлана. КПСС горкомының беренче секретаре Евгений Балашов чыгыш ясый. Соңыннан без Балашовны сюжетларның берсендә яшь кызга гашыйк абзый итеп тә күрәчәкбез әле. Әлегә ул «кызыл сүзләр» белән чыгыш ясый. Тамашачыны икенче каттагы фойега чакыралар. Түрдә – кызыл табут. Әле генә аста чыгыш ясаган Балашовның мәрасиме икән. Ул да булмый, совет чоры дискотекасы башлана...
Сүз уңаеннан, чынлыкта да шулай булган, ди: бу бинада озату мәрасимнәре дә, бәйрәм кичәләре дә үткән. Яңа ел кичәсе алдыннан мәрхүмне соңгы юлга озатканнар да кичәне башлаганнар. Тормыш дәвам итә...
Уртак прологтан соң, тамашачы браслетлары буенча 3 төркемгә бүленеп, кыр казлары кебек, үз озатучысы артыннан 3 юнәлешкә юл ала.
Тамашачы бер килгәндә бары тик бер сюжет буенча гына йөреп чыга ала. Икенче һәм өченче сюжетлар өчен икенче һәм өченче тапкыр килергә тиеш була. Ә прологны килгән саен карый, димәк – анысы матур бонус.
Мин бер көндә (көндез һәм кич) 2 сюжетны – «Упкын читендә» («На краю обрыва») һәм «Соңгы, тәүге, бердәнбер» («Последняя, первая, единственная») тарихларын карый алдым. «Сөю һөҗүме» («Любовный апперкот») тарихын әлегә карый алмадым, дөресрәге, алдагы сюжет беткәч, койрыгына гына эләктем – Раушан Мөхәммәтҗанов белән Диләрә Фазлыеваның гаҗәеп биюен генә тамаша кыла алдым. Карыйсы килеп калды, әлбәттә.
Спектакль документаль җирлектә куелган. Театр пьеса язу эшен драматург Равил Сабырга йөкләгән. Бу – Равилнең Язучылар берлегенең Әлмәт бүлекчәсен җитәкли башлагач драматург буларак чыгарган беренче эше. Документаль спектакльне нәкъ менә журналист белеме һәм тәҗрибәсе булган драматургка тапшыру – дөрес алымдыр.
Документаль нигезе булса да, исемнәре үзгәртелгән персонажлар артында шәһәр тарихында роль уйнаган шәхесләр шәйләнсә дә, драматург фантазиясе дә нык кушылган, әлбәттә. Ягъни, чорның тере тарихы белән кешеләрнең истәлекләрен һәм төрле китапларга кереп калган хатирәләрне кушып, пьеса барлыкка килгән. Сюжетларның бөтенесе дә персонажлар яки төркемнәр конфликтына, геройларның мәнфәгатьләре каршылыгына корылган традицион пьеса түгел. Монда чор атмосферасы һәм шул чор тирәлегендә персонажның булмышы мөһим. Ягъни, без совет чорында һәр йортта кадерле әйбер булган гаилә альбомын актарабыз кебек.
«Упкын читендә» – спектакльнең театр тарихына багышланган кисәге. Төп герой – бәхете дә, фаҗигасе дә театр булган актриса. Үзенең истерикалары белән ирен туйдырып бетерә, театрга булган мәхәббәте турындагы бетмәс-төкәнмәс хисләрен табипларга түгә; бәргәләнеп, театрдагы бер режиссердан икенчесенә керә, иҗатын яңа баскычта – режиссер сыйфатында дәвам итү хыялын алга сөреп, интригаларга да катнашып китә. Әмма теләгенә ирешә алмый, башка көчләр аның хыял-омтылышларын таптап үтә... Актриса Рәйхана Бораева ролендә – Татарстанның атказанган артисты Мәдинә Гайнуллина.
Равил Сабыр язып, Сәрдәр Тагировский куйган, театр артистлары тирәлегендә Мәдинә Гайнуллина, Динар Хөснетдинов һәм Айрат Мифтахов өчлеге башкарган тарих – гомерләрен театрга багышлаган шәхесләр тарихы. Аларның бәхете һәм фаҗигасе тарихы.
Төгәл параллельләр булмаса да, күз алдына кайчандыр театрның примасы булган һәм вакытсыз вафат булган Дамира Кузаева килеп баса. 31 яшендә Тукай премиясе алган, 36 яшендә ТАССРның халык артисты булган Дамира Кузаева театр һәм республика тарафыннан рәнҗетелмәгән дә кебек. Әйтик, әлеге рольне уйнаган Мәдинә Гайнуллина да әллә кайчан театр примасы инде, яше бара, ә «халык артисты» исеме юк. Әлмәт театрының Тукай премиясенә лаек булырлык әсәрләре дә 2 елга бер чыгып тора, Мәдинә катнашкан спектакльнең дә Тукай премиясенә дәгъва иткәне булды, әмма әлегә Тукай премиясе бу театрны читләп үтә, ни кызганыч. Монысы – читкә китеп уйлануларым иде.
«Соңгы, тәүге, бердәнбер» – шәһәрдәге зур түрәнең мәхәббәте һәм шул мәхәббәте хакына партия билетыннан баш тарту тарихы. Бу тарихның да реаль персонажларын шәйләүчеләр бар, әлбәттә.
Төп рольләрдә – Илсур Хәертдинов, Энҗе Сәйфетдинова, Резеда Хәертдинова.
Театр буфеты локациясендә тамашачы совет чоры туеның кунакларына әверелә. Өстәлдә винегрет, консервы, лимонад, тозлы кыяр, ак икмәк. Тамаша карый-карый тамак ялгый аласың – монысы, спектакльгә өстәп, матур гына бонус.
Туй күренеше буфетта партия түрәсенең биюче кыз белән танышу күренешенә күчә. КПСС шәһәр комитеты беренче секретаре Балашов тәртипсез егетне буфеттан төрткәләп чыгара да шунда Жанна белән таныша. Спойлер булмасын, артыгын сөйләмим, шуны гына әйтәм – тамашачы игътибарына лаеклы матур тарих. Әлеге икенче тарих дәвамында театрның буфетын, арт-мәйданчыгын, Кече залын һәм подвалны күрәбез.
Өченче тарих «Сөю һөҗүме» дип атала, русча – «Любовный апперкот». Апперкот – традицион бокста классик удар. Әйе, чыннан да бокс һәм бию турында.
Төп рольләрдә: Хаммат – Раушан Мөхәммәтҗанов, Зиләйлә – Диләрә Фазлыева.
Бу тарих персонажларының да прототиплары бар, әлбәттә. Әмма бер генә тарихта да, бер генә шәхес тә документаль төгәллек белән иммерсив спектакль эченә кертеп куелмаган. Барысы да – бинага кагылышы булган төрле шәхесләргә бәйле эпизодлардан җыелган образлар. «Бораева ул – Кузаева түгел, Балашов та – бары тик мин уйлап тапкын Балашов кына. Мин бик күп документаль материал тупладым. Әмма биредә – алар нигезендә язылган драматург фантазиясе», – диде драматург Равил Сабыр, катгый итеп.
Иммерсив тамашаның техник-оештыру ягына килгәндә, мондый спектакльне ясау өчен төгәл математик исәпләүләр кирәк. Тамашачылар төркемнәре бер-берсенә комачауламаска тиеш, локацияләр янәшә бүлмәләрдә булганда бер-берсенә тавышлары ишетелмәскә дә, яки зыянсыз дәрәҗәдә генә ишетелергә тиеш. Артистлар, төрле тарихларда катнашу сәбәпле, бер локациядән икенчесенә җайлы гына күчә алырга тиеш. Локацияләр дә, тамашачыга күренмичә, кирәкле рәвешкә китерелергә тиеш.
Әйтик, локация буларак, бер бүлмә алынган. Бу – Бораевлар фатиры. Артистлар арасында татарча әңгәмә барышында колакчын кигән тамашачы рус теленә тәрҗемә белән дә тәэмин ителергә тиеш бит әле. Димәк, бүлмәнең почмагында синхрон тәрҗемә ясаучының булуы да сорала. Өч төркем икән,тәрҗемәчеләр өчәү сорала һәм, һичшиксез, өч комплект бөтен аппаратура сорала. Театрның, әлбәттә, ул кадәр техник мөмкинлекләре юк. Иммерсив икән, мөмкин кадәр чынбарлыкка якын булырга тиешлеген дә исәпкә алып, спектакльнең өлешчә рус телендә баруын танырга туры килә. Әйтик, Балашов рус телендә чыгыш ясый, Жанна белән рус телендә сөйләшәләр.
Иң мөһиме – сәхнәдәге күренешләр бары тик татарча. Татар театрының галиҗәнап сәхнәсендә милли театрның үз теле яңгырый. Ә фойеда, кабинетларда рус һәм татар телләре аралаша – тормыштагыча. Бу спектакльдә ясалмалылык юк.
Спектакльне әзерләү өчен гаять зур көч һәм матди ресурслар сарыф ителгән. Иммерсив спектакль барганда, театрның бөтен хезмәткәрләре, шул исәптән, 40 артист һәм 20 кешелек хор катнаша. Ә тамашачы 51 генә. Көнгә 2 спектакль дип алсак, 102 тамашачы килә ала. Әлмәт театрының бер залы кадәр тамашачы җыю өчен, кимендә 7 тапкыр күрсәтергә кирәк булачак. Театр моның чишелешен башкача күрә – декорацияләрне җәй көне урнаштырып куеп, җәйге спектакль итү варианты да уйланыла. Монысы инде яхшы маркетинг җимеше булырга мөмкин.
Кыскасы, вакыт машинасы Әлмәттә көтә. Афишада чираттагы спектакль 5 һәм 6 апрельдә дип билгеләнгән.