ru24.pro
Intertat.ru
Март
2025
1 2 3 4 5 6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Язучы, депутат Айгиз Баймөхәммәтов кешенең шикаять язу хокукын бераз чикләргә тәкъдим итә

0

Башкортстан Язучылар берлеге рәисе, Башкортстан Республикасы Корылтае – Дәүләт Җыены депутаты, язучы Айгиз Баймөхәммәтов гражданнарның дәүләт органнарына шикаятьләр һәм мөрәҗәгатьләр язу хокукын бераз чикләргә тәкъдим итте. Аның сүзләренчә, кайберәүләр моның белән кирәгеннән артык мавыгып, инстанцияләргә хатларны яудырып кына торалар.

Әлеге тәкъдимгә Башкортстан Республикасының мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Светлана Антипинаның Дәүләт Җыенының гражданлык җәмгыяте институтлары үсеше, мәгълүмат сәясәте һәм дин эшләре буенча комитет утырышында ясаган чыгышы нигез булган, дип яза РБК, «Коммерсант» кебек федераль мәгълүмат чаралары. Светлана Антипина гражданнарның мөрәҗәгатьләре буенча эш барышы турында сөйләп үткән һәм 2 ел эчендә министрлыкка 500гә якын хат язган кешене мисал итеп китергән.

Депутат Айгиз Баймөхәммәтов моны «юридик терроризм» дип атаган һәм чаралар күрергә чакырган. «Гражданнар ведомостволарны һәм оешмаларны «террорлыйлар», ни кызганыч, без моны бернишләтә дә алмыйбыз. Бәлки, бер үк кешенең бер үк ведомствога, бер үк мәсьәлә белән берничә кат мөрәҗәгатен чикли торган закон кирәктер. Без ничектер ведомстволарны да якларга тиешбез», – дигән депутат.

Министрның беренче урынбасары Светлана Антипина, теманы дәвам итеп, федераль законнарда бер үк гражданнан бер үк төрле шикаятьләргә игътибар итмәскә рөхсәт иткән норма булуын, ләкин аны урап узу мөмкинлеге турында әйткән. «Шикаятьче бер үк сорау белән кат-кат мөрәҗәгать итсә, хат язуны туктатырга була, ләкин шикаять итүче бу норманы белеп, һәр язган саен мәгълүмат өсти, димәк, җавап бирергә кирәк була», – дигән ул.