6 мартка һава торышы һәм ай календаре
6 мартта Татарстанда аязучан-болытлы һава торышы була. Төнлә урыны белән бераз кар явачак. Көндез кар һәм җепшек кар ява. Төнлә һәм иртән кайбер районнарда томан төшәчәк. Көнбатыштан, көньяк-көнбатыштан 5-10 метр тизлектә, көндез урыны белән 14 метр тизлектә көчле җил. Төнлә һава температурасы -3..-8˚, көндез +1..-3˚ градус. Юлларда бозлавык.
Үсүче ай, ай Игезәкләр йолдызлыгында.
Бүлмә гөлләрен һәм рассаданы сугару өчен уңышсыз вакыт. Рассаданы, бүлеп, аерым савытларга утыртырга була. Язын чәчәк ата торган бүлмә гөлләре утырту һәм күчереп утырту өчен уңай вакыт.