ru24.pro
Intertat.ru
Март
2025
1 2 3 4 5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Бала белән ана өстенә зур боз кисәге төшкән – куркыныч видео

0

Дагыстан республикасы Махачкала шәһәрендә урамнан барган ана белән бала өстенә зур боз кисәге төшкән. Әни кеше шунда ук аңын югалтып егылган, аның башы имгәнгән. Видеода күренгәнчә, ярдәмгә тизрәк ир-атлар йөгереп килә. Хатын-кызны хастаханәгә алып киткәннәр, дип яза «Mash» телеграм-каналы.

Зыян күргән хатын-кызның хәле уртача авырлыкта, дип бәяләнә. Балага зыян килмәгән.