ru24.pro
Intertat.ru
Март
2025
1 2 3 4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Әни кеше яшь ярымлык кызына пычак кадаган һәм буып үтерергә маташкан

0

Иваново өлкәсендә яшәүче хатын 1,5 яшьлек кызын суярга һәм буып үтерергә маташкан. Бу турыда Тикшерү комитетына сылтама белән РЕН ТВ хәбәр итте.

Тикшерү версиясе буенча, фаҗига 2 мартта була.

«Хатын-кыз кулына пычак ала һәм баланың корсагына һәм күкрәгенә кимендә 2 тапкыр кадый. Аннары ул бау ала һәм кызын буып үтерергә маташа. Бала үлде дип санап, хатын бауны ычкындыра һәм буудан туктый», – диелә хәбәрдә.

Ведомство белешмәсе буенча, аннары бу хатын үзенең анасына шалтырата һәм барысын да сөйләп бирә. Хәзерге вакытта бала хастаханәдә, авыр хәлдә.

Җинаять эшен тикшерү бара, диелә хәбәрдә.