«Аягың белән бәр» – Гөлназ Асаеваны сугышырга кайсы җырчы өйрәткән?
Инде шактый еллар элек социаль челтәрләрдә җырчы Гөлназ Асаеваның төнге клубта сугышуы турында хәбәр таралган иде. Башкортстанга, әти-әниләренә кунакка кайткач, Гөлназ әнисе белән шул «кызыклы» вакыйганы тагын бер тапкыр искә төшереп утырган.
Әллә кайларда сугышып та йөрдең инде син. Теге вакытта төнге клубта сугышып кайткан идең бит, – дип, теманы Гөлназның әнисе, җырчы Лилия Биктимерова кузгата.
Бардадан дуслар «Шомалар» килгән иде. «Әйдә клубка», – дим моңа. Мин клуб беләмме инде? Ретро клубка алып киттем. Кердек тә, миңа махсус беләзек кидереп маташалар. «Без озак тормыйбыз, беләзек кидереп тормагыз», – дим сакчыларга. Беләзек кисәм, кайткач, кайда йөргәнемне беләчәкләр бит инде. Аны салуы авыр. Ә бу һаман кидертә.
Ярар соң, дидем дә кидем. Сакчыга: «Менә, син канәгатьме?» – дигән идем, мине алды да очырды. Әллә исерек дип уйлаган. Мин исә йөгереп килдем дә «на» берне. Зур мужик бит әле бу. Карасам, 2 метрлы икенчесе минем янга чаба. Икесе бергә күтәрделәр дә мине, ояты гына ни тора, алкаш хатыннар кебек сыдырдылар. Мин тагын йөгереп килдем дә тибәм тегеңә. Хәмдүнә апа миңа: «Сугыша калсаң, аягың белән генә сугыш, синең кулларың көчсез», – дигән иде. Мин Акбулатны кыйнаганны күреп: «Аягың белән бәр», - дип өйрәтеп торды бит ул.
Мәш килеп беттек. И Ходаем, әниләр генә белмәсә ярар иде, дигән идем. Икенче көнне яңалыкларда сөйләп утыралар. Әни торып басты да: «Нәрсә диләр анда?» – ди. «Тәрәзәдән сикерерлек булдым. Оятка калырга дисәң, миңа куш», – дип сөйләгән, яшьлектә хулиганлыкларын искә алып Гөлназ. Әлеге видеоны социаль челтәрдәге «Татарстан – Башкортстан» төркеменә куйганнар.