ru24.pro
Intertat.ru
Март
2025
1 2 3 4 5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Намаздан соң нинди зикер әйтергә?

0

Намаздан соң әйтелә торган зикерләр турында «Хозур дин турында» телеграм-каналында аңлаталар.

Намазда «Әссәләмү галәйкүм вә рахмәтуллааһ» дип сәлам биргәч, сәлам догасы укыла: «Әстәгъфируллаһ, Әстәгъфируллаһ, Әстәгъфируллаһ. Аллаһүммә әнтәс-сәләәмү вә минкәс-сәләәмү, тәбәрактә йә з̣әл-җәләәли вәл-икраам».

«Аллаһым, гафу ит! Аллаһым, гафу ит! Аллаһым, гафу ит! Аллаһым, Син һәрбер бәлаләрдән саклаучысың, һәм бөтен иминлек бары тик Синнән генә. Ий Аллаһым! Син мөбарәк Затсың. Син Олуглык һәм Рәхмәт Иясесең!»

Болардан соң әлеге зикерләр әйтелә:

«Сүбехәәнәллааһи вәл хәмдүлилләәһи вә ләә иләәһә илләллааһү вәллааһү әкбәр. Вә ләә хәүлә вә ләә куввәтә илләә билләәһил галийил-газ̣ыйм. Мә шәә’Аллааһү кәәнә вә мәә ләм йәшә’ләм йәкүн».

«Аллаһы Тәгалә бөтен кимчелекләрдән дә пакь, барча мактау Аллаһыга гына хас. Аллаһыдын башка гыйбадәт кылырлык илаһи Зат юк. Аллаһы һәрнәрсәдән бөегрәк. Аллаһы Тәгаләдә булган көч-кодрәт һәм куәт, һичшиксез, башка бер затта да юк. Аллаһы ни теләсә, барысы да була, Ул теләмәгән нәрсә булмый».

Ә болардан соң Аят Әл-Көрси укыла.

Аннары соң рәттән түбәндәге зикерләр әйтелә:

33 тапкыр سُبْحَانَ اللّٰهِ «Сөбхәналлаһ»;

33 тапкыр اَلْحَمْدُ لِلّٰهِ «Әлхәмдүлилләһ»;

33 тапкыр اَللّٰهُ اَكْبَرُ «Аллаһу әкбәр».

Болардан соң түбәндәгеләрне укыйлар:

«Ләә иләәһә илләллааһү вәхдәһү ләә шәриикә ләһү. Ләһүл мүлкү вә ләһүл хәмдү, йүхйи вә йүмиитү. Вә һүә Хәйүл ләә йәмүтү. Бийәдиһил хайру вә һүә галәә күлли шәй ин кадиир».

«Аллаһыдан башка гыйбадәт кылырлык илаһи Зат юк, Аның һичбер тиңдәше юк. Ул – барлык мөлкәт вә хөкем Иясе. Барча мактаулар Аңа гына хас. Аллаһы Тәгалә үтерер һәм үлгәннән соң кабат тергезер. Ул мәңге тере һәм мәңге үлемсез. Барлык хәерле эшләр дә Аллаһы Тәгаләдән генә ирешә. Аның бар нәрсәгә дә, һичшиксез, көче җитәрлек».

Шуннан соң Пәйгамбәребез салләллааһү галәйһи вә сәлләм укыган догаларны яисә шәригатькә каршы килмәгән бүтән төрле догаларны укыйлар.