ru24.pro
Intertat.ru
Март
2025
1 2 3 4 5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

8 яшьлек кызга паркта этләр өере һөҗүм иткән

0

Хакасиянең Шира авылында 8 яшьлек кызга этләр өере һөҗүм иткән. Баланың башы, бите, тәне яраланган. Бу хакта төбәк буенча Тикшерү комитетына сылтама белән РИА Новости телеграм-каналы хәбәр итә.

Бу хәл кыз парк аша мәктәпкә барганда була. Этләрне узып баручы бер хатын-кыз куып җибәргән. Кызны хастаханәгә алып киткәннәр.

Бу өердәге этләрнең кайберсе шушы парк янында шәхси йортта яшәүче бер хатын-кызныкы булган. Җирле халык сүзләренчә, этләр йорт территориясеннән еш чыгып китә һәм үзләрен бик ярсу тота.

«Ваемсызлык» буенча җинаять эше ачылган.