ru24.pro
Intertat.ru
Февраль
2025

Нәселен ишәйтү өчен тырышкан ир-ат 16 хатын алган – балаларының исемнәрен генә оныта

0

Африкада Танзаниядә яшәүче Эрнесто Муинучи Капинга – чын рекордчы. Аның 16 хатыны, 100дән артык баласы һәм 144 оныгы бар, ә аның йорты – тулы бер авыл. Бу хакта «Комсомольская правда» телеграм-каналы яза.

Эрнесто тормышын бик тыйнак кына башлап җибәрә – 1961 елда беренче тапкыр өйләнә. Тик әти кеше нәселне арттыру, зурайту яклы була. Һәм арттыра да!

Сүз уңаеннан, аның хатыннары канәгать, көнләшү юк, дус-тату яшиләр. Һәрберсенең үз йорты, үз вазифасы. Гаилә кукуруз, кузаклы культуралар һәм банан үстереп үз-үзен тәэмин итә, дип яза «Oddity Central» басмасы. Барысы да яхшы, каршылыклар бик сирәк чыга. Тик бер әйбер генә бар – Эрнесто бөтен балаларының һәм оныкларының исемнәрен истә калдыра алмый икән. 50гә якын исемне хәтерли, ә калганнарын йөзгә генә таный.