ru24.pro
Intertat.ru
Февраль
2025

Татар эстрадасының яшь җырчысы кияүгә чыккан

0

Элек Фирдүс Тямаев төркемендә эшләгән, хәзер үзе аерым иҗат белән шөгыльләнүче яшь җырчы, Салават Фәтхетдинов укучысы Лия Морис кияүгә чыккан. Җырчы никах мәҗлесеннән фото-видеолар белән уртаклаша.

Лиянең тормыш иптәше – Аяз исемле егет. Аның Лиягә бик матур итеп тәкъдим ясавы турында да язган идек.

  • «Син минем белән бәхетле булырга ризамы?»

Яшьләр арасында Лиянең «Гомер бер генә», «Туктама», «Карама», «Тик син генә» кебек җырлары популяр. Аның русча яздырган җырлары да бар. Морис – Лиянең тәхәллүсе. Ул аны әтисе, талантлы композитор һәм музыкант, бик күп популяр җырлар авторы Морис Әхәтов хөрмәтенә алган.