ru24.pro
Intertat.ru
Февраль
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22
23
24
25
26
27
28

«Әгәр мин болай эшләгән булсам, мондый хәл булмас иде», дип әйтергә ярыймы?

0

«Татарча хәдисләр» телеграм-каналында мөэмин булырга тырышырга киңәш итәләр.

Әбү Һурайра (Аллаһ аннан разый булсын) риваять кыла: Пәйгамбәребез (аңа Аллаһның сәләме һәм рәхмәте булсын иде) әйтте:

عَنْ أَبِي هُرَيْرَةَ قَالَ: قَالَ رَسُولُ اللهِ صلى الله عليه وسلم: « ‌الْمُؤْمِنُ ‌الْقَوِيُّ ‌خَيْرٌ وَأَحَبُّ إِلَى اللهِ مِنَ الْمُؤْمِنِ الضَّعِيفِ، وَفِي كُلٍّ خَيْرٌ احْرِصْ عَلَى مَا يَنْفَعُكَ، وَاسْتَعِنْ بِاللهِ وَلَا تَعْجِزْ، وَإِنْ أَصَابَكَ شَيْءٌ فَلَا تَقُلْ: لَوْ أَنِّي فَعَلْتُ كَانَ كَذَا وَكَذَا، وَلَكِنْ قُلْ: قَدَرُ اللَّهِ وَمَا شَاءَ فَعَلَ فَإِنَّ لَوْ تَفْتَحُ عَمَلَ الشَّيْطَانِ .

Көчле мөэмин зәгыйфь мөэминнән яхшырак һәм Аллаһка сөеклерәк. Әмма икесендә дә хәер бар. Сиңа файда китерә торган нәрсәләргә омтыл, Аллаһтан ярдәм сора һәм зәгыйфьлек күрсәтмә. Әгәр сиңа берәр нәрсә ирешсә (сынау, авырлык килсә), «әгәр мин болай эшләгән булсам, мондый хәл булмас иде» дип әйтмә.

Әмма: «Аллаһ тәкъдире, Ул ни теләде, шуны эшләде», – дип әйт. Чөнки «әгәр..» сүзе – шайтанның гамәленә юл ача». Сахих Мөслим, №2664

Бу хәдистән түбәндәге дәресләр чыгарып була:

1. Ислам дине физик, рухи һәм иман ягыннан көчле булуга чакыра. Көчле мөэмин үзенә генә түгел, башкаларга да ярдәм итә ала, динен дә яхшырак саклый һәм киңрәк тарата ала.

2. Барлык мөэминнәрдә дә хәер бар. Зәгыйфь мөэмин дә, көчле мөэмин кебек үк, Аллаһ каршында кадерле һәм хәерле. Шуңа күрә бер-беребезгә карата хөрмәт күрсәтергә кирәк.

3. Һәр мөселман үз тормышында файда китерә торган эшләргә омтылырга тиеш. Бу – дини яктан да, дөньяви яктан да булырга мөмкин: белем алу, эшкә җаваплы карау, гаиләне тәэмин итү һ.б.

4. Аллаһка таянып, үз көчең белән генә түгел, һәрвакыт Аллаһтан ярдәм сорау мөһим. Аллаһка таянган кеше тормыш сынауларына карата сабыр һәм нык була. Кыенлыклар килгәндә өметсезлеккә бирелмичә, проблеманы чишү юлларын эзләргә кирәк.

5. Узган хәлләргә үкенеп, «әгәр шулай эшләгән булсам…» дип әйтүдән тыелу кирәк. Бу сүзләр кеше күңелен борчуга сала һәм шайтанга юл ача. Тәкъдиргә иман – мөэминнең иманының мөһим өлеше.

6. Авырлыклар килсә, аларны сабырлык белән кабул итәргә һәм Аллаһның хикмәтенә таянырга кирәк. Һәр сынау Аллаһның тәкъдире белән һәм кешеләр өчен берәр дәрес бирү өчен бирелә. Узган вакыйгалардан дәрес чыгарып, киләчәктә шундый хаталарны эшләмәскә тырышырга кирәк.