«Ахыргача бергә булыр идек». Россиядән килгән хатынны Төркиядә ире үтергән
Төркиянең Искешәһәр суды Антила С. исемле ир-атны гомерлеккә ирегеннән мәхрүм итүне сорый. Антила Елена С. исемле хатынын үтергән. Елена Россия кеше булган. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.
Елена 2023 елның мартында 14 тапкыр пычак кадаудан үлә. Аны ире чәнчи.
20 февральдә суд утырышы булган. Суд Еленаның телефонының блокировкасын бетерү өчен, җитештерүчегә биргән. Антила сүзләренчә, ул хатынын ярсудан үтергән. Ләкин судта ул хатынын яратуын әйтә.
«Болай килеп чыкмаган булса, без аның белән ахыргача бергә булыр идек», – ди ул.