Динә - Рафаэль Латыйповлар: «Ирек Габрахмановның безгә язып калдырган соңгы җыры...»
Динә һәм Рафаэль Латыйповлар Ирек Габрахмановның «Бәхет» дип исемләнгән җырын яздырганнар. Динә Латыйпова сүзләренчә, җырны халык бик яратып кабул иткән.
«Китте бу җыр… Белмим, сүзләреме, көеме, мәгънәсеме сезнең язмышка да туры килде, күрәсең.
Бөтен кеше аудио-видео форматларын сорый. «Бәхет» дип атала. Ирек абый Габдрахмановның безгә язып калдырган соңгы җыры.
Август аенда рәхәтләнеп сөйләштек, языштык. «Динә, җырлагыз әле, Рафаэль белән сезнең өчен бу җыр», – диде. Рафаэль бер тыңлауда: «Безнеке бу, Динә! Әйтергә теләгән хисләребез чагыла монда. Ал Ирек абыйдан», – диде. Минем дә күңелемнең шундый чагы иде. «Ирек абый, бу җыр безнеке», – дидем. Ә хәзер инде бу җыр сезнеке дә!
Ирек абыйның да рухына дога булып барсын, Раббым», – дип язды Динә Латыйпова социаль челтәрләрдә.
Ирек Габрахманов – «Ана кайгысы», «Гомерлеккә яраттым», «Өметеңне өзмә», «Томаннарда калма!» кебек бик күп популяр җырлар авторы. Ирек Габдрахмановның «иң зур татар» дигән исеме дә бар иде. 2018 елда татар җырчылары, аны дәвалау өчен, хәйрия концерты да уздырды. Автор соңгы елларда чит илдә яшәде. Узган елның ноябрь аенда вафат булды.
- «Иң зур татар», күп җырлар авторы Ирек Габдрахманов вафат