ru24.pro
Intertat.ru
Февраль
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22
23
24
25
26
27
28

Руслан Кираметдиновның Чаллыдагы концертында көтелмәгән хәл килеп чыккан

0

Кичә Чаллыда җырчы Руслан Кираметдиновның өстәмә концерты гөрләде. Тик тамаша башланып озак та үтмәгән, көтелмәгән хәл килеп чыккан – залда ут сүнгән, һәм бар аппаратура эшләүдән туктаган.

Тамашачысы, нәрсә булды, дип аптыраса да, Руслан үзе бу ситуациядә югалып калмаган – җырлавын микрофонсыз һәм музыкасыз гына дәвам иткән. Бераздан аңа баянчысы кушылган. Әлеге видеолар социаль челтәрләрдә таралды.

«Форс-мажор. Ут сүнде бит! Әмма, Руслан молодец! Микрофонсыз да бик шәп җырлый»;

«Ут сүнде, ләкин концерт туктамады. Ул, бернигә карамыйча, барысын да җиңеп чыкты», – дип мактаган халык җырчыны.