ru24.pro
Intertat.ru
Февраль
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22
23
24
25
26
27
28

Балтачның Салавыч лицеенда игезәк хәрбиләр Фәйзрахмановларга мемориаль такта ачылды

0

Бүген Балтачның Салавыч күп профильле лицеенда махсус хәрби операциядә катнашып, батырларча һәлак булган Фәнис һәм Рәнис Фәйзрахмановлар хөрмәтенә истәлекле билге – мемориаль такта ачылган. Бу хакта «Интертат» хәбәрчесенә Фәнис Фәйзрахмановның хәләл җефете Рима Ершова хәбәр итте.

Фото: ©

Тантаналы чарада Балтач муниципаль район Башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Хәйретдинов, бертуган Фәйзрахмановларның туганнары, якыннары, дуслары, классташлары, хезмәттәш чик буе сакчылары катнашкан.

Фәнис һәм Рәнис Фәйзрахмановлар 1986-1994 елларда Яңа Салавыч башлангыч һәм Салавыч урта мәктәбендә укыганнар. Махсус хәрби операция башлангач, Фәнис Фәйзрахманов, мобилизацияләнеп, беренче көннән үк шул якларга китә. Тәне пешеп, госпитальдә дәвалангач, аннары 1 ай өйдә тернәкләнгәч, кабат ил хакына хезмәткә кузгала. Бераздан игезәге Рәнис Фәйзрахманов та контракт төзеп, хәрби хезмәткә юл ала. 2024 елның октябрендә икесе дә батырларча һәлак була.

Егетләр вафат булгач, Рима апа классташлары, авылдашлары аларның җәсәдләрен туган якларына алып кайтуда зур булышлык күрсәтүен әйтте. «Мин классташларына бик рәхмәтле. Һаман шалтыратып, хәл белеп йөриләр. Бик сагынабыз, юксынабыз якыннарыбызны», – дип, «Интертат» аша рәхмәтен җиткерүне сорады.

  • Балтачтан игезәк батырлар язмышы: «Алар, нәкъ әниләре кебек, 45 яшендә китеп бардылар»

Фото: ©