ru24.pro
Intertat.ru
Февраль
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22
23
24
25
26
27
28

Туган тел турында шигырьләр һәм мәкальләр

0

Факил Сафин Туган телем мәңге яшәр

Туган телем – Татар теле! Һәрбер татарга дәшәм: Мин сөйләшсәм, син сөйләшсәң, Без сөйләшсәк – Туган тел мәңге яшәр! Тукай теле! Татар булган Һәрбер балага дәшәм: Мин сөйләшсәм, син сөйләшсәң, Без сөйләшсәк – Туган тел мәңге яшәр! Татар теле! Борынгыдан Бабамнар безгә дәшә: «Без сакладык, сез саклагыз! Шул чагында, Туган тел мәңге яшәр!» Татар телем – горурлыгым! Иркәләп, назлап дәшәм: Әткәй, әнкәемнең теле – Хакы бар – мәңге яшәр, Хакы бар – мәңге яшәр! Аллаһының кодрәтен Җыеп торган телем син! Төнне яктыртыр йолдызым, Җан яктыртыр көнем син! Татар теле үлемсез! Рух ачкычы – Туган телдә! И балам, сиңа дәшәм: Мин сөйләшәм, син дә сөйләш! Без сөйләшсәк – Туган тел мәңге яшәр! Яшәр ул, мәңге яшәр!

Туган тел Хәсән Туфан

Һәр галимнең, һәр шагыйрьнең сүзе Җитсен иде һәрбер күңелгә, Җилләр, сулар тавышы шикелле үк, Үзләренең асыл телендә.

Атом көче, радио заманында Күрсәм иде шуны мин тагын: Ярдәмләшеп, телләр бер-берсендә Тапса фәкать кардәш, туганын.

Бу дөньяның төсен, ямен, зәүкын Кем аркылы, ничек белдем мин? Бишектә үк мине өйрәтүчем, Туган телем – бәгърем, син ул, син!

Рәхмәт сиңа, рәхмәт, тәрбиячем, Һәр нәрсәнең асыл мәгънәсен Син аңлаттың миңа, туган телем, Син өйрәттең миңа һәммәсен.

Сибгат Хәким Тел ил белән икән

Язмышым, рәхмәттән башка Бер сүзем юк бу җиргә, Мин риза-бәхил; колак сал Минем соңгы гозергә. Мин башка гозерләр белән Сине бүтән йөдәтмәм, Язмышым, үзең аердың, Юк әткәм һәм юк әнкәм. Юк җирдә башка шатлыгым. Әйтче, мин кемнән, я, ким? Әткәмнән мәхрүм итсәң дә, Телемнән итмә ятим.

Шәйхи Маннур Яхшы бел

Татарча да яхшы бел, Русча да яхшы бел. Икесе дә безнең өчен Иң кирәкле, затлы тел. Татарчасы – туган тел, Безгә газиз булган тел. Бу телдә рух байлыгың Һәм йөрәк кайнарлыгың. Җырлаган бу телдә безгә Сөекле Тукай моңын... Тел кешене дус итә, Бер-берсенә беркетә. Бел, балам, син рус телен Һәм онытма үз телең!

Зөлфәт Тел хакында

Тел ачылгач, үз телеңдә әйтә алсаң: «Әни!» – диеп, Тел ачылгач, үз телеңдә әйтә алсаң: «Әти!» – диеп – Күзләреңә яшьләр тыгылмас, Туган телең әле бу булмас. Соң минутта үз телеңдә әйтә алсаң: «Әни!» – диеп, Соң минутта үз телеңдә әйтә алсаң: «Әти!» – диеп Күзләрендә яшьләр тыгылыр – Туган телең әнә шул булыр!

Наҗар Нәҗми Татар теле

Туган җирең Идел буе, Һәр телнең бар Туган иле. Туган җирең кебек назлы, Җырдай моңлы татар теле.

Ак алъяпкыч бәйләсәләр, Өзелеп тора кызлар биле. Кызлар кебек шат чырайлы, Ачык йөзле татар теле.

Халкың кебек уңган да син, Хезмәттә син көне-төне. Ир-егетләреңдәй дәртле, Гайрәтле син, татар теле.

Ассалар да, киссәләр дә Үлмәдең син, калдың тере. Чукындырган чагында да Чукынмадың, татар теле.

Яндың да син, туңдың да син, Нишләтмәде язмыш сине. Дөньяда күп нәрсә күрдең, Әй, мөкатдәс Тукай теле.

Төрмәләргә дә яптылар Җәлил белән бергә сине. Төрмәләрдә дә килмешәк Булмадың син, татар теле.

Зинданнарны ярып чыктың, Ялкынланып чыктың кире, Хәтта фашист тегермәне Тарта алмады анда сине, Әй син, батыр татар теле!

Акъегет Туган телем

Бик борынгыдан, бабалар аша миңа килеп җиттең. Бирдең аң, бирдең белем. Хәзер инде офыктагы маяк булып алга чакыр, татар теле, Тукай теле, туган телем.

Гамил Афзал Ана теле

Һәркемгә дә иң газиз тел – ана теле, Янда гына сабый чакның раушан гөле, Кышкы кичтә әбиләрнең әкиятләре, Әниләрнең бәллү җыры, бәллү көе. Ана телем, сине өзелеп яратканга, Очам дисәк, безгә булдың канатлар да; Дошман белән көрәшкәндә – үткен кылыч, Балдай татлы – дуслар белән сайрашканда. Күңелләрдән күңелләргә юл саласың, Сусаганда эссе чүлдә су табасың; Алышларда арысланга тиңдәш итеп, Тоткынлыкта тимер булып таш ярасың. Җырларның да иң татлысы синдә генә, Уйларның да иң яктысы синдә генә. Туган илнең, туган телнең матурлыгы Якты илһам бирми икән кемгә генә! Кайчагында адашкандай булам да мин, Уңны-сулны шәйләмичә егылам, димен, Туган телем балкыта да барыр юлны, Күз алдымда ярылып ята кыйблам минем.

Энҗе Мөэминова Туган телем

Дөньяда иң-иң матур ил Ул – минем туган илем. Дөньяда иң-иң матур тел Ул – минем туган телем.

«Балам!» – диеп туган телдә Эндәшә миңа әткәм. «Әнием!» – дип, әнкәемә Мин туган телдә әйтәм.

Туган телемдә сөйләшеп, Яшим мин туган илдә. «Туган ил» сүзне дә Әйтәм мин туган телдә.

Иң изге хисләремне мин Туган илдә аңлатам. Шуңа күрә туган телне Хөрмәтлим мин, яратам.

Шәүкәт Галиев Туган телем

Әнкәм сөеп-сөеп әйткән, Әткәм чөеп-чөеп әйткән, Апам биеп-биеп әйткән Матур сүзләр җанымдадыр!

Әбкәм сыйпап-сыйпап әйткән, Бабам сыйлап-сыйлап әйткән, Абзам сынап-сынап әйткән Зирәк сүзләр алдымдадыр!

Язда уйнап-уйнап үскән, Җәйдә буйлап-буйлап үскән, Көздә уйлап-уйлап үскән Туган телем канымдадыр!

Телгә тимә – аңга тимә, Телгә тимә – канга тимә, Телгә тимә – намга тимә, Телгә тимә – җанга тимә!

Роберт Миңнуллин Туган телемә

Асыл сүзләреңне, туган телем, Биреп торчы миңа аз гына. Бөтенләйгә түгел – вакытлыча, Тик җитәрлек гомер азагыма.

Синнән алган һәрбер сүземне мин Күз карасы кебек саклар идем. Ул сүзләрнең затлыларын сайлап, Дога итеп кенә ятлар идем.

Ул сүзләрне җырга әйләндергәч, Мин кайтарып сиңа бирәчәкмен. Исраф булмас ул сүзләрең миндә, Җыры булыр алар киләчәкнең.

Әйтә алмыйм әле – ул сүзләрдән Аз булса да дөнья үзгәрерме? Тик югалтмам, туган телем, синнән Алып торган асыл сүзләремне.

Равил Фәйзуллин Туган тел турында бер шигырь

И кардәшем! Бер хаҗәтсез кайчак телне шундый бозып сөйлисең! Ил колагын хурлап, халкыңның рухын рәнҗетәмен димисең!

Мескенләнмә, бакый гомер килгән тел байлыгын итмә кадерсез. Бер уйласаң, илаһи бит, изге – Кеше әйткән аваз, һәрбер сүз!

Кич мәртәбә түгел туган телдә җиң очына карап сөйләшү. Көчле, горур сөйләш! Кирәк икән хаким телләр торсын көнләшеп!

Иренмә син, туган, туган телнең асыл байлыкларын ачарга. Без ваемсыз булсак, чит-ят сүзләр хәзинәңне әзер басарга!

Ана телен ватып-бозып сөйләп, кешелегең генә төшә бит! Корама тел, яман чир булып, яңа буыннарга күчә бит!

Күп телләрне белү – яхшы шөгыль, туган телең үги калмаса. Җанын салып әйткән әткәң сүзен синең аша балаң аңласа.

Мәгълүм: дөнья көтү, заман өчен файдалырак телләр бары да... Тик шунсы хак: фәкать туган телдә иман иңә кеше җанына!

Киләчәкнең башы – бүгенгедә. Нинди шатлык картлык көнеңдә – оныкларың сиңа рәхмәт әйтсә, матур итеп туган телеңдә!

Гәрәй Рәхим

Без – татарлар! Без – татарлар! Татар исемен без Горур йөртә торган бер халык. Без – татарлар! Татар исемен без Иң-иң озак йөрткән бер халык.

Без – татарлар! Болгар, Себер, Мишәр, Керәшен, Нократ, Типтәр, Ногай – Тагын әле бүтән татарлар. Тик бер генә туган телебез, Тик бер генә туган илебез.

Без – татарлар! Шушы исем белән Җирдә яшәү үзе бер бәхет. Без – татарлар! Яшибез без җирдә Бар халыклар белән гөрләшеп.

Сәйфи Кудаш

Телсез идек, Тукай безне телле итте, Җырсыз идек, Тукай безне җырлы итте; Күгебездә балкып торган йолдыз булып, Кара төндә өстебезгә энҗе сипте.

Лена Шагыйрьҗан

Әй син, телем, туган телем, тамыр телем. Җир астыннан тарих серен табар телем... Әй син, телем, рәхәт телем, авыр телем. Телне тешләп канатырлык сабыр телем... Синең белән рәхмәт укыйм, теләк телим. Җырга салып сине, милли көйләр көйлим. Табындагы икмәгем күк телем-телем. Табынам сиңа, синсез бер тәм тоймас телем... Әй син, телем, айлы төнем, якты көнем. Әремнәрдән әче, балдан татлы телем. Сине саклап калыр өчен, күпме белем Кирәклеген аңладым мин, белдем бүген...

Габдулла Тукай Туган тел И туган тел, и матур тел, Әткәм-әнкәмнең теле! Дөньяда күп нәрсә белдем Син туган тел аркылы.

Иң элек бу тел белән Әнкәм бишектә көйләгән, Аннары төннәр буе Әбкәм хикәят сөйләгән.

И туган тел! Һәрвакытта Ярдәмең берлән синең, Кечкенәдән аңлашылган Шатлыгым, кайгым минем.

И туган тел! Синдә булган иң Элек кыйлган догам: Ярлыкагыл, дип үзем Һәм әткәм-әнкәмне, Ходам!

Тел турында мәкальләр

* Бер телдә – ун хикмәт,

Ун телдә – йөз хикмәт.

* Бит күрке – күз,

Тел күрке – сүз.

* Дөньяда иң татлы нәрсә дә – тел,

Иң ачы нәрсә дә – тел.

* Иле барның теле бар.

* Иң татлы тел – туган тел,

Анаң сөйләп торган тел.

* Кеше күрке – йөз,

Йөзнең күрке – күз.

Уйның күрке – тел,

Телнең күрке – сүз.

* Озын тел – елан: авыздан чыкса, муенга урала.

* Тел – ананың теләге,

Тел – ананың баласына иң кадерле бүләге.

* Тел белмәгән теленнән абыныр.

* Телгә сак бул!

* Тел дигән дәрья бар,

Дәрья төбендә мәрҗән бар.

Белгәннәр чумып алыр,

Белмәгән коры калыр.

* Теле белән күктәге айны йөртә белгән,

Кулы белән казандагы майны эретә белмәгән.

* Телне каләм саклый.

* Тел – күңелнең көзгесе.

* Теллеләр халык булып дөньяга чыккан,

Телсезләр балык булып дәрьяда калган,

Бакылдыклар бака булып баткакта яталар, ди.

* Телләр белгән – илләр белгән.

* Тылмач үз җавабын үзе табар.

* Туган илем – иркә гөлем,

Киңдер сиңа күңел түрем.

* Туган телем – үз телем,

Туган илем – үз көнем.

* Туган телне кадерләгән халык кадерле булыр.

* Алтыда белгән ана телең алтмышта онытылмас.

* Ана баланы ике кат тудыра:

Бер кат – тән биреп!

Икенче кат – тел биреп!