Күңел көткән Ураза-2025: барлык кагыйдәләр турында тулы кулланма
Быел ураза тоту 29 көн булачак. Уразаның соңгы көне – 29 мартта. Ураза бәйрәме 30 мартка (якшәмбе) туры килә. Татарстан Диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы һәм Казыйлар шурасы шулар хакында карар кабул итте.
Фитр сәдәкасы
- фитр сәдакасын түләү өчен нисаб күләме – 57 мең сум (көмеш буенча);
- зәкят чыгару өчен нисаб күләме – 720 мең сум (алтын буенча);
- фитр сәдакасының аз күләме – 200 сум;
- зәкят чыгарырлык байлыгы булган кешеләргә – 1100 сум.
Фитр сәдәкасын кайчан бирергә?
Әбу Дауд китергән бер хәдистә болай диелә: «Пәйгамбәребез (салләллаһү галәйһи вә сәлләм), ураза вакытында буш сүз сөйләп, бушка уздырган вакыт өчен чистарыну буларак һәм мохтаҗларны ашату нияте белән, фитр сәдәкасын тиешле кылган. Фитр сәдәкасы бәйрәм намазына кадәр бирелсә, (тулысынча) кабул булыр, ә бәйрәм намазыннан соң бирелсә, гадәти сәдәкадан китәр».
Хәнәфи галимнәре фитр сәдәкасының түбәндәге үзенчәлекләрен билгеләгәннәр:
- Исламда фитр сәдәкасы, зәкәт кебек, матди чыгымнар сораучы гыйбадәт санала.
- Фитр сәдәкасы (авыз ачу сәдәкасы) ураза бәйрәме мөнәсәбәте белән бирелгәнгә күрә шулай атала.
- Бу сәдәка изге Рамазан аенда ураза тоту мөмкинлеге биргән Аллаһы Тәгаләгә рәхмәт йөзеннән бирелә.
- Бу сәдәка Рамазан аенда булган гөнаһ, кимчелекләрне каплау нияте белән бирелә.
- Фитр шулай ук аз керемле, мохтаҗ кешеләрне бәйрәм уңаеннан шатландыру максатыннан да бирелә.
- Фитр сәдәкасы вәҗиб хөкемендә.
Фидия
Сәламәтлеккә бәйле рәвештә ураза тоту мөмкинлегенә ия булмаган һәм аны башка вакытта да, каза кылып, үти алмаучылар өчен, тотылмый калган һәр көн өчен 400 сум күләмендә фидия билгеләнде.
Намаз вакыты
Намаз вакытлары Татарстан Диния нәзарәте сайтында бар. Анда сәхәр – иртәнге ашау һәм ифтар – авыз ачу вакытлары күрсәтелә.
Ураза тотарга теләгән кешеләр таң беленгәнче сәхәрләрен тәмам кылырга тиеш. Төнге һәм витр намазларын укучылар таң беленгәнче укып бетерергә тиеш.
Ахшам намазы кояш тулысынча батып бетү белән керә. Ураза тоткан кешеләргә бу вакытта авыз ачарга кирәк була.
Диния нәзарәте телеграм-каналында Рамазан ае календаре чыкты.
Фото: © https://t.me/dumrt_tatar
Кайсы вакытта авыз ачарга ярамый?
Әгәр берәр җирдә (мәсәлән, күп катлы йортларының өске катларында) кояшның дискы горизонтта югалып бетмәсә, югалып беткәнен көтәргә кирәк була. Аңарчы ахшам намазын укырга һәм авыз ачарга ярамый, диелә Диния нәзарәте сайтында.
Сәхәр
Сәхәр ашауның фазыйләте турында 2 хәдис бар.
Рәсүлебез (аңа Аллаһының сәламе булсын) Мөхәммәд пәйгамбәр: «Сәхәрне ашагыз, анда бәрәкәт бар», – ди. Бәрәкәтнең мәгънәсе бик киң. Бәрәкәт ул – саулык-сәламәтлек, ризык, иминлек тә.
Башка бер хәдисендә рәсүлебез: «Китап әһелләренең уразасы белән мөселманнар уразасының аермасы – сәхәрдә», – ди. Ягъни башка диннәрдә дә ураза бар. Әмма аларда сәхәр дигән нәрсә юк икән. Шуңа күрә сәхәр мөселманнар уразасын башка диннәр уразасыннан аерып тора.
Йоклап калсаң, сәхәр ашамыйча ураза тотарга ярыймы?
Әгәр кеше йоклап калса, ул фарыз-мәҗбүри түгел. Әгәр кешенең бөтенләй ашыйсы килми икән, ул вакытта кеше тәгам җыймаса да, ураза тотарга дип ният кыла икән, аның уразасы, иншалла, кабул булыр. Әлбәттә, ураза тотам, дип ниятләү мәҗбүри.
Әмма пәйгамбәребезнең сөннәтен үтим дип, сәхәрдән булсын дип, бер генә йотым су кабып куйсагыз да, бу – безнең өчен зур нигъмәт-бәрәкәт була ала. Бу турыда «Хозур» нәшрият йорты «Дин вә мәгыйшәт» редакциясенең «Ислам турында татарча, аңлаешлы итеп язабыз» телеграм-каналында аңлаталар.
Сәхәр догасы
Сәхәр ашап бетергәч, уразага ният кылына. Татарча: иләһи ният кылдым, Раббым, Үзеңнең ризалыгың өчен Рамазан уразасын тотмакка, таң беленгәннән алып кояш баеганга кадәр, дип.
Гарәпчә ният кылу мәстәхәб булыр:«Нәүәйтү ән әсуумә саумә шәһри рамәдаанә минәл-фәҗри иләл-мәгъриби хаалисан лилләәһи тәгааләә».
Ифтар
Расулүллаһ салләллаһү галәйһи вә сәлләм әйткән: «Берегез ураза тоткач, хөрмә белән авыз ачсын, хөрмә тапмаса, су эчеп ифтар кылсын. Чөнки су – пакьләүче» (Тирмизи). Бу хәдис «Хозур дин турында» телеграм-каналында китерелә.
Ифтарда авыз ачуны ничә минут көтеп торырга?
Тимергали хәзрәт Юлдашев ураза тотканда авыз ачу тәртибе турында аңлата. Вакыт керү белән авыз ачу – сөннәт, дип яза ул.
«Кайвакыт без кояш баегач та, ифтар вакыты җиткәч тә авыз ачуны кичектерәбез, бу фазыйләтле мизгелгә тиешле дәрәҗәдә карамыйбыз. Әмма Расүлебез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең авыз ачуны кичектермәү хакында әйткән сүзләре бар.
Имам Әл-Бохаридан тапшырылган хәдистә болай диелә: «Минем өммәтем авыз ачарга ашыга торган булганда, аларны бәрәкәт калдырып китмәс». Имам Ән-Нәвәви, бу – хәдис вакыты керү белән үк, кичектермичә авыз ачарга кирәклеген аңлата, дип язган.
Димәк, вакыт кергәч тә, озакка сузмыйча, хөрмә җимеше яки су белән авыз ачарга тырышырга тиешбез. Бу – Расүлебезнең сөннәте», – дип яза хәзрәт.
Аннары ул тагын аңлатма бирә. «Кардәшләрем, әссәләмү галәйкүм! Бу постка шундый аңлатма биреп үтәсе булдым: «авыз ачуны кичектермәү» дигәндә, сүз ифтар вакыты җитеп тә, 10-15 минут, хәтта берәр сәгатькә кадәр авыз ачарга ашыкмау, моны соңга калдыру хакында бара.
Галимнәребезнең әйтүе буенча, авыз ачу вакыты кергәннән соң 30 секунд – 1 минут тирәсе көтеп тору хәерле булыр.
Иң яхшысы – азан әйтеп бетерелгәнен көтеп (әгәр кемнең дә булса азан әйтелүен ишетү мөмкинлеге булса), азан догасыннан соң хөрмә җимешенә яки суга үрелү. Шулай эшләгән очракта ышанычлырак булачак. Раббым тоткан уразаларыбызның хата-кимчелекләрен бетереп, камил рәвештә кабул итсә иде», – ди хәзрәт.
Ифтар догасы
Авыз ачканнан соң: «Әллааһүммә ләкә сумтү үә бикә әмәнтү үә гәләйкә тәүәккәлтү үә гәләә ризкыйкәфтартү фәгфирлии йәә гаффаарү мә каддәмтү үә мә әххәртү».
Йә, Раббым, үзеңнең ризалыгың өчен генә ураза тоттым, тоткан уразаларымны кабул кыл, йә, Раббым, үзеңнең биргән нигъмәтләрең белән авыз ачам, кылган гөнаһларымны гафу кыл, дип дога кылабыз.
Тәравих намазы
Рамазан аенда уразадан кала икенче зур гамәл – ул тәравих намазы. Тәравих намазы Рамазан аенда ястү намазыннан соң укыла. Быел беренче тәравих намазы 28 февральдә ястү намазыннан соң укыла. Татарстан мәчетләрендә тәравих намазы хәнәфи мәзһәбе буенча 20 рәкәгать итеп үтәлә.
Тәравих намазы ирләр һәм хатыннар өчен, ураза тотучылар өчен дә, берәр төрле авыру яки сәфәрдә булу сәбәпле, ураза тотмаучылар өчен дә сөннәт мөәккәдә булып санала. Тәравих намазын мәчеттә уку − сөннәт, аны үтәгән өчен, зур савап вәгъдә ителгән. Әмма әлеге намазны өйдә берүзең укырга туры килсә, өйдә дә укырга рөхсәт ителә, дип аңлаталар «Хозур дин турында» телеграм-каналында.
Тәравихка мәчеткә бара алмасагыз, өйләребездә укысак та, зикер-тәсбихләр белән укыйк.
- «Сүбхәәнә з̣ил-мүлки вәл-мәләкүүт. Сүбхәәнә з̣ил-гыйззәти вәл-газамәти вәл-кудрати вәл-кибрияя-и вәл-җәбәруут. Сүбхәәнәл-мәликил-хәййил-ләз̣ии ләә йәмүүт. Сүббүүхүн куддүүсун раббүнәә вә раббүл-мәләәикәти вәрруух. Ләә иләәһә илләллааһу нәстәгъфируллааһ. Нәс’әлүкәл җәннәтә вә нәгууз̣ү бикә минән нәәр».
- Яшерен вә ачык булган һәрнәрсәнең Иясе чиста Пакь. Көч-Куәт, Бөеклек, Күркәмлелек Иясе Пакь. Ул Мәңге исән һәм беркайчан да үлмәс. Камиллек Иясе, Кимчелексез, Ул – безнең Раббыбыз, фәрештәләрнең һәм җаннарның Раббысы. Аллаһыдан башка илаһ юк, һәм без Аннан гөнаһларыбызның ярлыкавын сорыйбыз. Йә, Раббым, без Синнән җәннәт сорыйбыз һәм ут газабыннан сыенабыз.
Татарстан Диния нәзарәте сайтында да Рамазан ае ул – бигрәк тә тәравих намазлары белән, Аллаһыбызның Изге Китабын укып, гыйбрәтләнүләр белән, иманыбызның көчен тагын да арттыру ягыннан караганда, башкалардан аерылып тора, диелә.
Адәм балаларының, көне буе ураза тотып аруларына карамастан, йөгерә-йөгерә, мәчетләргә тәравих намазларын укырга ашыгып килүләре, төрле файдалы вәгазьләр тыңлап, иманнарын куәтләп, озак вакыт намазларда торулары – бик тә кадерле гамәлдер.
Мөселманнар, ничек кенә арысалар да, тәравих намазларын калдырмыйлар, даими йөриләр, чөнки, аруга караганда, Аллаһның рәхмәте күпкә кадерлерәк.
Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһү галәйһи вә сәлләм әйтә: «Кем дә кем намазга имам белән кереп, имам белән чыгып китә икән, төне буе бертуктаусыз намаз укыган кадәр әҗер-савап алыр».
Габдрахман ибне Гауф рәсүлебездән бу хәдисне риваять итә: «Рамазан аеның уразасын Раббыбыз фарыз итте, тәравих намазларын мин сөннәт иттем. Кем дә кем Рамазан аенда, көндезләрен ураза тотып, ә кичләрен тәравих намазлары өстендә үткәрсә, әнисеннән яңа туган сабый бала шикелле бу айдан гөнаһларсыз чыгар».
Намаз укымасаң, ураза тотарга ярыймы?
«Хозур» нәшрият йорты «Дин вә мәгыйшәт» редакциясенең «Ислам турында татарча, аңлаешлы итеп язабыз» дигән телеграм-каналында намаз укымаучыларга ураза тоту турында аңлаталар.
Мин намаз укымыйм, әмма ураза тотасым килә. Андый ураза кабул кылынырмы икән?
Ислам дине 5 баганага нигезләнгән. Намаз һәм ураза – алар икесе ике гыйбадәт. Шуңа күрә, Сез намаз укымасагыз да, уразагыз, иншәАллаһ, кабул булачак.
Татарстан Диния нәзарәтенең фәтвалар бүлегендә ураза тотуга кагылышлы сорауларга җаваплар бар.
Тәравих намазын витрдан соң уку ярыймы?
Тәравих укыганда, иртәнге намазга аз вакыт калганын белеп, витрны укып куйдым. Соңыннан әле иртәнге намаз вакыты кермәгәнен белгәч, тәравих намазының калган рәкәгатьләрен укыдым. Витрдан соң тәравих уку ярыймы?
Имам Шурунбүләлинең «Мараки әл-Фәлак» китабында болай диелә: «Тәравих намазына кадәр витр намазын уку ярый, тәравихтан соң витр уку да ярый. Тәравихтан соң витр уку хәерлерәк».
Димәк, сезнең витр намазыннан соң укыган тәравих намазыгыз дөрес, диелә Диния нәзарәте сайтында.
Тәһарәт алганда су йотсаң, ураза бозыламы?
Тәһарәт алганда тамакка бер тамчы су китте. Уразам бозылганмы икән инде? Ялгышып йотылган су уразаны бозмый, дип ишеткәнем бар.
Уразаны боза торган гамәлләрне, ниятенә һәм нәтиҗәләренә карап, өч категориягә бүленәләр:
- Уразаны белә торып бозу. Ураза кергәч, аны белә торып бозган кеше 2 ай тоташтан ураза тотып, кәффарәт түләргә тиеш.
- Уразаны ялгышып бозу. Уразалы икәнен белә торып, ялгыш уразаны боза торган гамәл кылу, мәсәлән, тәһарәт алганда бер тамчы су йоту. Кешенең ураза бозу нияте булмаса да, мондый очракларда бозылган уразаны 1 көн ураза тотып каза кылу тиешле була, кәффарәт кылу кирәкми.
- Онытып уразаны бозу. Ураза икәнен онытып, кеше уразаны боза торган гамәл кылса (ашаса, эчсә, җенси мөнәсәбәткә керсә), ураза бозылмый, әмма ураза икәне исенә төшүгә үк, кеше гамәлен туктатырга тиеш.
Бер карашка, «ялгышып» һәм «онытып» дигән гыйбарәләр мәгънәдәш булсалар да, шәригать аларны аера. Шунлыктан, мөселман кешесе уразасына, гамәлләренә бик игътибарлы булырга тиеш.
Сезнең очракта уразагыз бозылган, аны 1 көн ураза белән каза кылу тиешле булыр, диелә бу җавапта.
Ураза вакытында дару эчсәң, ураза бозыламы?
Әйе, ураза бозыла.
Уразаны түбәндәге 4 төрле эш боза.
- Борчак кадәр генә булса да берәр ризык яки дару йоту.
- Бер тамчы кадәр генә булса да су яки дару йоту.
- Якынлык кылу.
- Авыз тутырып косу.
«Хозур» нәшрият йорты «Дин вә мәгыйшәт» редакциясенең «Ислам турында татарча, аңлаешлы итеп язабыз» дигән шул турыда аңлаталар.
Мәни чыгу уразаны бозамы?
Күптән түгел генә өйләндем. Хатыным белән телефоннан сөйләшкәндә, җенси темага кереп китеп, мәни чыкты. Минем уразам бозылдымы?
Хатыныгыз белән телефоннан сөйләшкәндә мәни чыгу уразаны бозмый.
«Нур әл-Идах» китабында имам Шурунбуләли болай ди: «Карау яисә башка килеп, уйлап йөрүләр аркасында чыккан мәни уразаны бозмый».
Әгәр мәни чыгуга сез үзегез физик яктан сәбәпче булгансыз икән, ураза бозыла һәм каза кылу тиешле була.
Имам Әл-Мәйдани (Аллаһ аннан разый булсын) болай дип яза: «Әгәр ир-атның, хатыны белән якынлыкта булмыйча да, мәние чыккан икән, аның уразасы бозыла, каза кылырга кирәк була. Кәффарәт тиешле булмый, чөнки асылда мәни чыкса да, рәвеше буенча ул җенси якынлыкка туры килми».
Теш дәвалаганда ясалган укол уразаны бозамы?
Күптән түгел теш дәваларга туры килде, табиб авыруны баса торган укол ясады. Уразаны бозамы ул?
Укол ясату уразаны бозмый. Авыз куышлыгына ясалган укол да уразаны бозмый, әмма бу очракта уколның тамчысы тамакка китү куркынычы бар. Теш ямаганда яисә алганда, аның кыйпылчыклары тамакка китәргә мөмкин. Бу очракта ураза бозыла.
Шәригатьтә уразага түбәндәгечә билгеләмә бирелә: Ураза ул – ашказанына яисә аш кайнату әгъзаларына (үңәч, эчәклек) махсус яисә ялгышып ни дә булса керүдән, җенси якынлыктан тыелу. («Нур әл-Идах»).
Димәк, авыз куышлыгы аша үтеп ашказанына кергән бар нәрсә дә уразаны боза. Шунлыктан, ашыгыч ярдәм кирәк булмаган очракта, Рамазан аенда тешләрне дәвалаудан тыелып тору хәерлерәк.
Хәез вакытында ураза тотарга ярамый!
Хатын-кызлар моны белергә тиеш: хәез вакытында ураза тотарга ярамый! Хәез – хатын-кызларда һәр ай була торган табигый күренеш. Бу вакытта хатын-кыз пакь булып саналмый.
Шуңа күрә ниләр ярамый:
- намаз укырга ярамый,
- ураза тотарга ярамый,
- Коръән китабын кулына алып укымый,
- мәчетнең фарыз залына керми,
- якынлык кылу катгый тыела.
Хәез вакытында ярый:
- зекерләр укырга (тәсбих тартырга),
- дога кылырга,
- яттан белгән аятьләрне укырга һәм кабатларга,
- тәфсирләр, дини китаплар укырга.
Хәез тәмамланганнан соң, хатын-кыз госел ала (тулаем юына) һәм гадәттәгечә намазлар укый башлый.
Хәез иң күбе ничә көн була ала?
Рамазан аенда хәез сәбәпле калдырылган һәр көнне Рамазаннан соң каза кылырга кирәк. Намазлар каза кылынмый.
Хәез 10 көнгә кадәр дәвам итәргә мөмкин, аннан артса да, тәмамланган дип саналыр, госел алып, гыйбадәтләрне үтәргә кирәк (бу хәл даими рәвештә кабатланса, хатын-кыз табибка мөрәҗәгать итсә хәерле булыр).
Ислам динендә гыйлем алуда оят мәсьәләләр юк. Бу мәсьәләдә туган сораулары белән хатын-кыз иренә (гыйлемле булса), абыстайларга, остазларга мөрәҗәгать итәргә тиеш. Әгәр сез яшәгән җирлектә аерым сорауларны хатын-кыз остаздан ачыклау мөмкинлеге булмаса, ир-ат остаз, имамнан сорарга да була, дип язылган «Дин вә мәгыйшәт» газетасыннан «Хозур дин турында» телеграм-каналында китерелгән язмада.
Ризыкка телне тидереп карау уразаны бозамы?
«Хозур дин турында» каналында «Ризыкны йотмыйча, телне тидереп карау уразаны бозамы?» дигән сорауга җавап бирәләр.
Бу гамәл уразаны бозмый, әмма мәкруһ (шелтәле) гамәл булып санала.
- Мәкруһ – ул шундый гамәл, аны кылган яки дөрес дигән кеше гөнаһлы була. Аңа отыш уеннар уйнау, ямьсез җырлар җырлау, кеше алдында әдәпсез кылану һ.б. керә.⠀
Ураза вакытында көндез мәкруһ (шелтәле) санала торган гамәлләр:
- Файдасыз һәм әдәпсез сүзләр сөйләү.
- Ризык һәм сагыз чәйнәү.
- Берәр азыкка телне тидереп татып карау.
- Иреннән үбү.
- Авыз ачмыйча, 2 көн рәттән ураза тоту.
- Авыруының артачагын белә торып, ураза тоту.
- Сатып алыначак малны (ризыкны) татып карау.⠀
Ураза тоткан кешегә түбәндәге эшләрне башкару дөрес санала:
- Балага ризык чәйнәп бирү (баланың ризыкны башкача кабул итү мөмкинлеге булмаганда).
- Күзгә сөрмә тарту.
- Тәһарәт вакытында мисвәк белән тешләрне пакьләү.
- Әмма чистарткан вакытта бүленеп чыккан төкерекне һәм мисвәкнең кисәкләрен йотарга ярамый.
- Кан алдыру.
- Сөлек салдыру.
- Госел коену.⠀
«Сәхәр вакытында төшләрнең иң дөресе»
«Татарча хәдисләр» телеграм-каналында ураза вакыты турында хәдисләр бар.
- «Сәхәр вакытында булган төш ул (төшләрнең) иң дөресе. (Мүснәд Әхмәд, 11650. Сүнән Тирмизи, 2274. Сүнән әд-Дәрими, 2192)
Сәхәр вакыты – иртәнге намазга хәтле булган вакыт, төннең ахыргы өлеше. Төшләрнең бу вакытта дөрес булуын галимнәр «кешенең бу вакытта фикерләре төзек хәлдә, карыны ач булуы, һәм бу вакытта фәрештәләр иңү вакыты», дип аңлата.
Сәхәрдә ашау турында да хәдис бар:
- «Уразага керер алдыннан төнлә торып ашагыз, чөнки сәхәрдә бәрәкәт бар». (Сахих Бохари, 1923. Сахих Мөслим, 1095)
Сәхәр – бәрәкәт вакыты, диелә тагын бер хәдистә.
- Әл-Гыйрбәт ибне Сәрия радыяллаһу ганһедән тапшырыла: Аллаһның Илчесе салләллаһү галәйһи вә сәлләм, Рамазан аенда мине сәхәргә чакырып: «Бәрәкәтле ашка (табынга) ашык!» – дип әйтте. (Сүнән Әбү Дәуд, 2344)
Тагын укыгыз:
- Ураза тотканда теш чистартырга ярыймы?
- Уразада җыр тыңларга, концерт, сериал карарга, социаль челтәрләр актарырга ярыймы?
- Уразага ниятләүне кайчан әйтергә?
- Ураза вакытында авыз-борынны ничек чайкарга ярамый?
- «Шайтан кан тамырларыннан йөри» – Уразаның беренче көнендә баш ник авырта?
- Нигә Рамазан аенда ураза тоту җиңелрәк?
- Уразаны нәрсәләр боза һәм бозмый?
- Ураза тотканда спорт белән шөгыльләнергә ярыймы?
- Узган Рамазаннан түләнмәгән бурычы булган кешенең яңа Рамазандагы уразасы кабул ителәме?