Җырчы Иркә: «Җаныңа тиң булмаганнарга күңелең төшмәсен икән»
Җырчы Иркә «Кызыкмагыз матурларга» җырына яңа сулыш биргән.
«Бу җырга инде 10 елдан артык. Быел яңартып чыгарырга булдым сезгә», – дип яза җырчы. Җырның сүзләре һәм көе авторы – Зифа Нагаева. Тамашачылары «йөрәк» һәм «ут» билгеләре куеп калдырган.
«Алларга карап алданып, кызылга карап янып,
Үткәрәм гомерләремне кыен хәлләргә калып.
Сарыга карап саргаеп яшәргә калмыйм дисәң,
Җаныңа тиң булмаганнарга күңелең төшмәсен икән».